Хезмәт

Хатын-кыз кулында пычак дәһшәтле корал

Мамадышта яшәүче бер хатын үзенең дус кызына пычак белән кадаган. Бу хәл Мамадыш районы Түбән Тәкәнеш авылында була.

32 яшьлек хатын үз өендә дус кызлары һәм бер ир белән кәеф корып, спиртлы эчемлекләр кулланып утырган чак була.

Ир кеше киткәннән соң, 3 хатын-кыз арасында тавыш-гауга куба. Йорт хуҗасы чыгырыннан чыга һәм пычак алып өч мәртәбә дус кызына кадый. Зыян күрүче катлаулы операция кичереп, хәзерге вакытта хастаханәдә ята. Җинаять кылучыга карата эш ачылган, дип хәбәр итә Интертат.ру.
Фото: http://prokazan.ru/news/view/86253/view/86253

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: