Хезмәтне саклау кагыйдәләре һәркемгә кагыла
Балалар өчен көтеп алынган җәйге каникул башланды. Яшүсмерләр җәйге чорда әти-әнигә булышу йөзеннән яисә буш вакытны әрәм итмәү һәм акча эшләү исәбеннән төрле оешма-предприятияләргә вакытлыча эшкә урнаша.
Хезмәт Кодексының 63 маддәсендә күрсәтелгәнчә, хезмәт килешүен бары тик 16 яше тулган яшүсмер белән генә төзергә мөмкин. Шулай да Кодекста берничә искәрмә бар.
Мәсәлән, 15 яшьлек укучы белән хезмәт килешүе бары тик сәламәтлеккә зыян китермәүче җиңел хезмәт башкару өчен генә төзелергә мөмкин.
Ә инде 14 яшьлек яшусмер белән җиңел хезмәт башкару өчен килешү төзелгәндә, әти-әнинең берсенең һәм опека органнарының язмача ризалыклары булу мәҗбүри. 14 яшькәчә яшүсмер белән хезмәт килешүе төзү закон тарафыннан тыела.
Шунысын да искәртеп үтү кирәк, яшүсмерләрне эшкә алган очракта аларның уку процессына берничек тә зыян килергә тиеш түгел, һәм эш вакыты уку вакытыннан тыш булырга тиеш.
Эш бирүчеләр 18 яшькәчә яшүсмерләрне эшкә мәҗбүри медосмотр үткәннән сон гына алырга тиешләр. Һәм мондый медицина чарасы эш бирүче хисабыннан булырга тиеш.
18 яшькәчә яшүсмерләр зарарлы һәм куркыныч хезмәт шартларына, җир астында башкарылучы эшләргә, спиртлы эчемлекләр, тәмәке, наркотик һәм агулы матдәләр җитештерүче, ташучы һәм сатучы оешмаларга эшкә алынырга тиеш түгел.
Хезмәт Кодексының 92 маддәсе эш бирүчегә 16 яшькәчә яшүсмерләр өчен атналык эш сәгатен 24 сәгатьтән арттырмаска, 16-18 яшьлекләр өчен 35 сәгатьтән арттырмаска куша. Шул исәптән хезмәткә түләү дә эш сәгатьләренә бәйле рәвештә башкарыла.
Хезмәт Кодексы тарафыннан яшүсмерләрне яклау йөзеннән куелган катгый таләпләрнең тагын берсе - балаларны командировкаларга җибәрмәү, төнлә, ял һәм бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп итмәү.
Шулай ук эш бирүче яшүсмерләргә эшкә керешер алдыннан эш тәртибе һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырырга тиеш.
Закон таләпләренен төгәл үтәлеше иң беренче чиратта эш бирүчедән таләп ителә. Эш бирүче яшүсмерне эшкә алган икән, ул аның сәламәтлеге, тормышы өчен эштә булган вакытында җаваплы була.
Югарыда әйтелгән закон таләпләрен бозып яшүсмерне эшкә алган очракта, яисә эшләгәне өчен тулысынча һәм вакытында түләмәсә, эш бирүче Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы Кодексының 5.27 маддәсе буенча 1 меңнән 5 меңгә кадәр, 5.27.1 маддәсе буенча 15 меңнән 20 меңгә кадәр штрафка тартыла.
Әгәр дә эш урынында яшүсмер белән бәхетсезлек очрагы булып, авыр тән җәрәхәтләре ала яисә үлем очрагы була икән, бу очракта тикшерү материаллары хокук саклау органнарына җибәрелеп, эш бирүче Җинаять Кодексының 143 нче маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.
Прокуратураның алдагы елларда тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, районда урнашкан оешма-предприятияләрдә балаларны эшкә алганда югарыда күрсәтелгән таләпләрне үтәмәү очраклары шактый еш ачыкланып тора. Эшкә кергәндә медосмотр үткәрмәү очраклары, опека органнарыннан, әти-әниләрдән рөхсәт булмау, яисә балага эшләгәне өчен тиешле күләмдә хезмәт хакы түләмәү, анысын да соңлатып түләү очраклары буенча предприятия-оешма җитәкчеләре прокуратура тарафыннан административ ( штраф дип укы) җавапчылыкка тартылды, эшкә рәсмиләштерүче җаваплы хезмәткәрләргә кисәтү яисә шелтә белдерелде.
Балаларның җәйге чорда мәшгульлеге буенча җавапчылык шулай ук мәктәп администрациясенә, район мәгариф идарәсенә, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә дә йөкләнә. Бу органнар балаларның кайда, нинди эш щартларында эшләгәннәрен белеп торырга, закон бозу очраклары булганда хокук саклау органнарына мөрәжәгать итәргә тиешләр.
Балаларның җәйге каникулда буш вакытларын тулыландыру, аларны телевизор-компьютердан аерып, физик хезмәткә җәлеп итү, әлбәттә, кирәкле чара. Әмма эш һәм акча дип, баланың гомере һәм сәламәтлеге белән шаяру төзәтеп булмаслык хаталар китереп чыгарырга мөмкин. Элек-электән килгән "Сакланганны Ходай саклый" дигән әйтем бүгенге ыгы-зыгылы тормышта аеруча актуаль яңгырый. Тәүлекнең нинди вакыты һәм кайда булуыбызга карамастан, үзеңнең һәм башкаларның куркынычсызлыгы турында онытмау мөһим. Ә инде имгәнү куркынычы зуррак булган производствода техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү аеруча зарур. Шуңа күрә оешма-предприятиеләрдә әлеге кагыйдәләрне кагылгысыз үтәү барлык хезмәткәрләр өчен дә мәҗбүри шарт булып тора.
Балтач районы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев