Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

“ИГЕЗӘКЛӘРГӘ НИНДИ ПОСОБИЕ КАРАЛГАН?”

Игезәкләр туган очракта, әнинең декрет отпускына иртәрәк китәргә хакы бар.

— Хатыным йөкле, игезәкләр көтәбез. Бу очракта нинди пособиеләр, акчалата ярдәм каралган икән?
Ислам.

Татарстанның Социаль иминият фондыннан:
— Игезәкләр туган очракта, әнинең декрет отпускына иртәрәк китәргә хакы бар. Шулай ук “больничный”лары да 194 көнгә кадәр озынайтыла ала. Бу декрет акчасының суммасына йогынты ясый. Дөрес, игезәкләр туган очракта, декрет акчасы бер генә тапкыр каралган. Ә балалар туганнан соң, һәркайсына бер тапкыр 20 472 сум түләү тиеш. 1,5 яшькә кадәр пособие дә һәр балага түләнә. Ул әнинең хезмәт хакының 40 %ы күләмендә, эшләмәүчеләр өчен минималь күләмдә 7677 сум каралган.

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлегеннән:
— Гаиләдә башка сабыйлар булмаганда, берьюлы ике бала туа икән, Ана капиталы тулы күләмдә (693 144 сум) түләнә. Ягъни беренче туган сабыйга 524 527 сум һәм икенче булып дөньяга килгәненә 168 616 сум каралган.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев