Игътибар үзәгендә
Күптән түгел прокуратурада эшче төркем үтте. Көн тәртибендә берничә мәсьәлә каралды.
Балаларга кичке сәгать Юнан соң җәмәгать урыннарында әти-әнисез яки өлкәннәрдән башка булырга ярамаганлыгы хакында белсәләр дә, закон бозу очраклары һәрдаим теркәлеп тора. Инспекторлар кулына килеп капкан балалар: «Кичәләр, дискотекалар 10да гына бетте», - дип җавап кайтарып, үзенең хаклы булуын исбатларга ашыга. Юкса, кичәдән ун тулганчы кайтып китәргә була яки әти-әни баласын каршы алырга килә ала. Эшче төркем вакытында бу юнәлештә бала белән дә, әти-әниләр белән дә тигез дәрәҗәдә эшләү таләп ителде.
Җәмгыятьтә киң колач җәйгән экстремизм, милләтара мөнәсәбәтләр, терроризм хакында да сөйләшү булды. Бу очракта балалар белән генә түгел, зурлар, өлкәннәр белән дә тыгыз эш алып бару, контрольдә тоту кирәклегенә басым ясалды. Районыбызга чит республикалардан күченеп кайтучы кешеләрнең артуы нәтиҗәсендә бу юнәлештә ныклап эшләү кирәклеге дә әйтелде.
Эчүчелек белән шөгыльләнеп, бала тәрбиясенә салкын караган гаиләләр дә игътибар үзәгеннән читтә калмады. Инспекторлар Сосна авылыннан Н.ның эше белән таныштырганнан соң:
- Бала акчасына яшәргә ничек оялмыйсың? Типсәң, тимер өзәрдәй ир кеше бит син, - диде район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Равил Таҗетдинов.
Әмма хәмер белән дус булган һәм бала тәрбиясенә салкын караган кешене сүзләр генә туры юлга бастыра алмый, минемчә. Эшче төркемдә катнашучыларның:
- Үзгәрергә уйлыйсыңмы? - дигән соравы да җавапсыз калды. Н.ка үзгәрер өчен ике атна вакыт бирелде. Әгәр ул вакытында акылына килеп, газизләренең киләчәге турында кайгыртмаса, балаларны тиз арада кайда да булса урнаштыру мәсьәләсе күтәреләчәк.
Рәсемдә: утырыштан күренеш.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 21:41Алтмышны куучы сөяркә.... Уфаның бер дәваханәсенә 54 яшьлек ир китерелгән.29901
-
16 гыйнвар 2021 - 20:11“Мыным укмыстон арес тырмиз!” 5-тӥ толшоре Яким Сапожников дано лыдпуссэ пусйиз.9501
-
16 гыйнвар 2021 - 18:41«Күкрәгемә кысып икмәк кисәм» Сания апа үсмер чактан ук колхоз йөкләмәләрен үтәп урман кискән, колхозның төрле эшләрендә катнашкан, «Сельхозтехника» да эшләп лаеклы ялга чыккан.14001
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
18 декабрь 2020 - 11:36Якташыбыз, танылган җырлар авторы, шагыйрь, публицист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе - Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин турында "Замандаш" тапшыруының чираттагы язмасы эшләнгән
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар12600
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар86500
-
15 гыйнвар 2021 - 14:46Үтерелгәннәр кабат терелми, яки виртуаль дөньяның агулы җимешләре Узган атнада бер бәдбәхет адәм актыгы, өйләренә кереп, унсигез яшьлек кызны һәм аның ата-анасын – тулы бер гаиләне! – үтереп чыккан.69001
-
15 гыйнвар 2021 - 21:21Битендәге бетчәне сыткач, пневмония белән чирләгән Бер ир, иягендәге бетчәне сыткач, бер айга реанимациягә эләккән.44901
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика