Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ике бала коега егылып төшкән

Тикшерүчеләр «Ваемсызлык» маддәсе буенча эш кузгаткан.

Чистайда ике малай кар белән капланган коега төшеп киткән. Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Социаль челтәрләрдә 4 һәм 6 яшьлек ике баланың кар белән капланган коега төшеп китүе турында хәбәрләр чыккан иде. Балалар курыккан, аларның әнисе кешеләрне ярдәмгә чакыра башлаган. Бәхеткә, узып баручы ир-ат ярдәмгә килә, ул машинадан аркан алып малайларны чыгара башлый. Балаларга кирәкле ярдәмне күрсәтәләр.

Тикшерүчеләр «Ваемсызлык» маддәсе буенча эш кузгаткан. Тикшерү эшләре бара, дип яза Татар-информ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев