Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Йөртүчеләрнең сәрхушме-түгелме икәнлеген яңача тикшерә башлаячаклар

Яңа карар 2023 елның 1 мартыннан гамәлгә кертелә.

Россия Хөкүмәте салмыш  баштан рульгә утыручыларны тикшерүнең яңа кагыйдәләрен раслаган. Тиешле карар хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-порталына урнаштырылган да инде.

Шулай итеп, транспорт хәрәкәте иминлеген контрольдә тотучылар, авызыннан хәмер исе килгәндә, хәрәкәтләре шик тудырганда, йөзе кинәт кенә кызарып чыкканда, теле бәйләнгәндә яки үзен сәеррәк тотканда, йөртүчене пүнәтәйләр ярдәмендә яки видеокамералардан файдаланып тикшерергә мөмкиннәр.

Тикшерү узудан баш тартканда яки аның нәтиҗәләре белән килешмәгәндә, хәмергә тесты тискәре нәтиҗә күрсәтсә дә, йөртүчене медицина тикшеренүенә җибәрәчәкләр. Карар 2023 елның 1 мартыннан үз көченә керә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев