Хезмәт

Капитал чыннан да капиталмы?

Соңгы исәпкә алу йомгаклары хөкүмәтне Рәсәй халкы тормышының сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән иң радикаль чараларга этәрде. Сәламәтлек, мәгариф, торак төзү һәм башка өлкәләрдә өстенлекле милли проектлар пәйда булды. 2007нче елның 1нче гыйнварыннан балалар тууын стимуллаштыруга юнәлдерелгән «Ана капиталы турында»гы закон үз көченә керде.

Рәсәйдә миллионлаган гаиләнең үз торагын булдыру өмете пәйда булды. Рәсәй хөкүмәте тарафыннан илдәге демографияне яхшырту йөзеннән гаиләдә икенче бала туганнан соң бирелә торган «Ана капиталы» бүген күпчелек яшь гаиләләр өчен - фатир сатып алу, йорт төзү эшләрен башлау яки торак шартларын яхшырту өчен бердәнбер мөмкинлек. Район Пенсия фонды идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, безнең районда соңгы биш елда 1356 гаилә «Ана капиталы»на ия булдылар, шулардан 1092 гаилә сертификат акчасын торак шартларын яхшыртуда файдаландылар.
Икенче бала туу белән йортта мәшәкатьләр тагын да арта, чөнки һәр гаиләнең фатир шартларын яхшыртасы яисә яңа мебель, йорт кирәк-ярагы аласы килә, шул ук вакытта яшь балага чыгымнар да бик күп таләп ителә (коляска, карават, памперслар, смесьләр). Тиешле «Ана капиталы» сертификатын тизрәк алып, аны акчага әйләндерү проблемасы килеп туа. Менә шул вакытта «ярдәмгә» төрле шикле арадашчы фирмалар яисә кешеләр килә. Алар турында информация газета битләрен, интернет челтәрен чуарлаган. Аларның һәркайсы тиз арада, бернинди мәшәкатьсез һәм «бушка диярлек» «Ана капиталы»н акчага әйләндереп бирергә вәгъдә итеп, үзенә клиентлар җәлеп итә. Әмма һәр ялтыраган алтын түгел һәм буш сыр бары тик тозакта гына була.
Соңгы вакытта прокуратурага шундый арадашчылар тарафыннан алданган әниләрнең мөрәҗәгатьләре ешайды. Мөрәҗәгатьләрдән күренгәнчә, билгесез кешеләр «Ана капиталы» сертифкаты булган яшь гаиләләрне үзләре эзләп табалар, төрле кызыктыргыч схемалар тәкъдим итеп, үгетләп диярлек сертификатларын акчага әйләндерәләр һәм ахырдан башкарып чыккан эш өчен зур күләмдә акчаны үзләренә алып, гаиләне төп башына утырталар. Шундый очракларның берсендә, арадашчы (посредник) яшәү шартлары начар булган ялгыз ананы районыбыз авылларының берсеннән үзе эзләп таба һәм тиз арада бернинди чыгымнарсыз «Ана капиталы»н акчага әйләндереп бирергә ышандыра. Ялгыз ана сүзләргә ышана, чөнки аның яшь баласын калдырып банк юлларында йөрергә вакыты, бер җирдә дә эшләмәү сәбәпле, кредит алу өчен шартлары булмый. Арадашчы мәсьәләне тиз арада хәл итә, сатып алырга буш фатир таба, фатир хуҗалары белән үзе килешү төзи, хәтта Казанда урнашкан коммерция банкыннан кредит алырга бару өчен ялгыз анага таксины да үзе яллый. Әмма банкта кредит алганнан соң, ул анадан чыгымнар өчен дип 70 меңгә якын капитал акчасын алып кала. Кулына зур акчалар кергән ана берни уйламый акчаны арадашчының кулына тоттыра. Шуннан соң бу кешене ай күрә, кояш ала. Яшь хатын өенә кайтып кабаттан акчаларны санап караса, фатир өчен исәп-хисап ясарга акчасы җитмәве ачыклана. Икенче бер очракта, гаилә кредит кулланучы кооператив аша торак шартларын яхшыртырга заем алып, аны «Ана капиталы» белән каплый. Ләкин кооператив заем биргән өчен 30 мең сумга якын акчаларын (беренче кертем, процентлар) алып кала. Шул ук вакытта сертификат алган бу гаилә икенче балага өч яшь тулу сәбәпле, «Ана капиталы» акчаларын бернинди арадашчысыз Пенсия фонды идарәсеннән тулы күләмдә ала алган булыр иде. Гаиләләргә киңәш: «Ана капиталы»н акчага әйләндереп, закон тарафыннан күрсәтелгән максатларда исраф итәр алдыннан, Пенсия фонды идарәсе вәкилләре белән яисә прокуратура органнары, юристлар белән киңәшегез, законсыз эш эшләнеп, акчадан колак каккач, кире төзәтү бик авыр.
Прокуратура тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр вакытында гаиләләр тарафыннан да закон бозу очраклары ачыкланды. 2006нчы елның 29нчы декабрендә кабул ителгән балалар тууын стимуллаштыруга юнәлдерелгән «Ана капиталы турында»гы законда язылганча, капитал законда күрсәтелгән максатларда гына кулланылырга тиеш. Гаилә торак шартларын яхшыртканнан соң, шул торактан балаларга өлеш чыгарылып, законлы рәвештә теркәлү органнарында теркәлергә тиеш. Бүгенге көндә гаиләләр капиталны акчага әйләндерәләр, кайбер очракта гаиләнең торак шарты чыннан да яхшыра. Әмма күп очракта гаилә булган урында яшәп кала, акча бүтән максатка тотыла һәм балаларның торакка хокукы беркетелми. Югарыда язылганнардан чыгып, яшь гаиләләрне кисәтеп үтәсе килә. Прокуратура органнары мондый очракларга юл куймаячак, гаиләләр үз балаларының торакка булган хокукларын үзләре сакламыйлар икән, прокуратура балаларның хокукларын якларга алыначак.

Реклама

Фото интернет челтәреннән алынды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: