Хезмәт

Караклар 170 чакрымнан килгәннәр

«Борнак» җәмгыятенең машина һәм тракторларга ягулык салу складыннан 9 февральдән 10 февральгә каршы төнендә җиңел машина артынна тагылмалы арба тагып килгән караклар 500 литрга якын ягулык урлаганнар.

Бурлар күрше республикадан, 170 километр ара узып килгәннәр. Җинаятчеләр Балтач эчке эшләр бүлеге хезмәткәрлэре тарафыннан оператив рәвештә табыла. Эшне тикшергән вакытта бу җәмгыятькә аларның өченче тапкыр килүләре ачыклана. Димәк,бер мең литрдан артык ягулык «тәпиләгән» дигән сүз. Җинаять эше кузгатылган.
Фото: belive.ru

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: