Хезмәт

Карар үтәттерүчеләр ягъни суд приставларыннан 5сорауга – 5 җавап

Сорауларга Татарстан буенча суд приставлары хезмәтенең безнең райондагы бүлеге җитәкчесе Наил Рәфгат улы Гайнанов җавап бирә.

- Наил Рәфгатович, Сез озак еллар район эчке эшләр бүлегендә эшләп, подполковник булып бүлек җитәкчесе урынбасары постыннан ялга киттегез. Инде районның өлкән приставы булып та җиденче елын эшлисез. Әйтегез әле, шушы ике оешма эшчәнлегендә берәр охшашлык сиздегезме? Полициядәге эш тәҗрибәләрегезнең биредә ярдәме тидеме?
- Ничек кенә әле. Полициядә дә төп эшчәнлегем кешеләр мәнфәгатен кайгыртудан, аларны яклаудан гыйбарәт иде. Мәсәлән, берәү икенче берәүнең капкасын җимерә. Суд гаеплегә аны төзәттерү буенча карар чыгара. Әмма аның үтәлү-үтәлмәве онытыла. Каза күрүче аны үтәттерү өчен соңгы чиктә полициягә килә иде. Закон буенча монда безнең катнашу каралмаса да, ярдәм иттек. Ә хәзер суд карарларын үтәтү буенча без закон белән эш итәбез. Приставларның төп вазыйфасы халык мәнфәгатьләрен яклау. Кемнеңдер файдасына нәрсәнедер эзләтү, төзәттерү буенча суд чыгарган карарларны, төрле вәкаләтле оешмалардан кергән эшләрне мәҗбүри үтәттерү.
- Халык арасында сезне штрафлар, бурычлар җыючылар дип кенә беләләр кебек.
-Күпләр шулай уйлый шул. Әмма түләнмәгән салымнарны, штрафларны мәҗбүри түләттерү гомуми эшебезнең 10-15 процентын гына алып тора. Нигездә гражданнарга ала алмый йөргән акчаларын эзләп бирү белән шөгыльләнәбез, хезмәт хакларын түләттерәбез. Җимергән, ваткан каралтыларны гаепледән төзәттертәбез. Саный китсәң эш төрләре берничә дистәдән артып китә. Кыскасы, башкару производствосы буенча законнарга таянып, судлар чыгарган карарларны үтәттерәбез. Суд билгеле бер күләмдә акча эзләп алу турында да карар чыгарган төрмәдә утыручылардан яки шартлы рәвештә хөкем ителүчеләрдән аны түләттерү бигрәк тә катлаулы. Аннан арбитраж судлары чыгарган карарларны үтәтү дә безнең җилкәдә. Монда зур суммалар йөри. Бер оешма икенчесенә ниндидер эш өчен акча күчерми. Ә акча күчермәгәненә икенче бер оешма бурычлы булып чыга. Ә бурычлыга тагын кайсысыныңдыр бирәсе бар. Әнә шундый очы булмаган әйләнәгә тап булган очраклар күп. Шуңа күрә безгә йомышы төшмәгән оешмалар, предприятие, хуҗалыклар юк диярлек.
- Эшчәнлегегезнең бер кечкенә өлеше булган штрафлар эзләү турында да әйтеп китегез инде. Сезгә кайсы вәкаләтле органнар бик еш мөрәҗәгать итә.
- Беренче итеп ЮХИДИ бүлеген күрсәтер идем. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны эзләү буенча быел 12нче ноябрьгә 2798 (2 миллион 107 мең сумга) эш керде. Ел дәвамында ул карарларның 2448е үтәлде, 1 миллион 811 мең сумлык штрафны приставлар түләттерде. Калган 251 (207 мең сумлык) башкару производствосы буенча эшебезне дәвам итәбез. Салым инспекциясе, Пенсия фонды кебек вәкаләтле оешмалардан да эшләр еш керә.
- Көн дә карый торган телевизорсыз да каласың бит. Приставлар чакыртам дип сезнең белән куркытучылар күбәйде хәзер.
- Без талаучы түгел. Кешенең хәленә керәбез. Яшәү чыганагы булган әйберләренә беркайчан да арест салган юк. Ничек инде кешенең итен бушаттырып, соңгы суыткычын алып чыгып китәсең. Бурыч түләүне кешенең хәленә кереп, кичектереп торабыз, ике якны килештереп әҗәт алырга тиешле кешене сабыр итәргә үгетләп карыйбыз. Ул әҗәткә акча биргән кешесенең матди хәлен чамаласын иде әзрәк. Айга 10 процент өстәмә керә дип комсызланып теләсә кемгә акча биреп торучылар күп. Тегенең түләргә бөтенләй чамасы юклыгын белгәч, йөри башлыйлар чабулап. Без дә берни эшләтә алмыйбыз. Өеннән куып чыгарып, өен сатарга дигән закон юк. Шуңа күрә тагын бер кат кисәтәм, бурычка биргәндә кемгә бирәсеңне ныклап уйласаң иде.
- Шулай шул. Балыкның да кармакка иң элек комсызы каба. Баш пристав буларак та, полициядә эшләгәндә дә мондый хәлләрне күп күргәнсездер. Инде хәзер соңгы сорауга җавап биреп, гаиләгез турында әйтеп үтсәгез иде. Гел шундый тынгысыз, вакыты чикләнмәгән эшләрдә йөрүегезне хатыныгыз ничек кабул итте, йорт эшләрендә, бала тәрбияләүдә аңа булыштыгызмы?
- Җәмәгатем Фәридә дә гомере буе тынгысыз эштә булды минем. Сәүдә системасында эшләде. Менә бүген дә эштән 8дә генә кайтам, дип шалтыратты. Шуңа күрә өйдәгесен кайсыбыз алдан кайта, шул эшли инде. Бала тәрбиялим дип икебезнең беребез, махсус өйдә ятмадык. Улыбыз белән кызыбыз без эштә вакытта бер-берсенә булышып, укып, безнең тормыштан өйрәнеп үстеләр. Раилебез минем юлдан китте, полициядә эшли. Өйләнеп үзләре торалар, безгә оныклар үстерәләр. Кызыбыз Ләйлә дә кияүдә,суд системасында эшли. Йөзгә кызыллык китермәделәр, моннан соң да шулай булсын берүк. Кайда, кем булып кына эшләмик, иң беренче чиратта, балалар дип, аларның тормышлары тигез, рәхәт булсын дип яшибез инде.
Фото: http://sterlegrad.ru/newsrb/9238
Әңгәмәдәш Хәлил НӘКЫЙПОВ

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: