Хезмәт

Казан эстафетаны Балтачтан алган

Бүген иртән Казанның Җиңү Проспекты буенча урнашкан бер банкоматны шартлатканнар.

Сак хезмәте вәкилләре килеп җиткәндә якын-тирәдә 500, 1000 купюралар аунап яткан.
Бер көн алдан шундый ук хәл Чистайда да булган. Билгесез кешеләр сәгать заводына керү мәйданында урнашкан банкоматны шартлатканнар. Тик банк җиһазы шартлауга чыдаган, акчалар үз урынында калган.
Банкоматны ватып, акча алу безнеӊ Балтач районыннан башланган иде бит. Хәтерегез ялгышмаса, Ураза гаете көнне, Чепья авылында урнашкан «Россельхозбанк» банкоматын талаганннар иде.
Фото: http://prokazan.ru/news/view/94654

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: