Хезмәт

Казанда ир-ат баллончик белән “Ашыгыч ярдәм” машинасын йөртүчегә һөҗүм иткән

Шаһитларның берсе әлеге хәлне видеога төшергән.

 (Казан, 15 март, “Татар-информ”). Казанда ир-атның баллончиктан “Ашыгыч ярдәм” машинасы йөртүчегә һөҗүм иткән, бу хакта социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә.

Кадрларда “Хэндэ” йөртүчесенең “Ашыгыч ярдәм” машинасын йөртүче белән бәхәсләшүе, аннан баллончик алып, оппонентының күзенә сиптертүе күренә. Шуннан соң ул әлеге урыннан тиз генә юкка чыга.

 

Фото: видеоязмадан скриншот

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: