Казанда полицейскийлар шәһәр үзәгендә ике ир-атны яралаган 55 яшьлек атучыны эзли
Кичә кич белән Островский һәм Университет урамнары чатында ир-ат атыш оештырган.
(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). Казанда полицейскийлар шәһәр үзәгендә атыш оештыручының 55 яшьлек ир-ат булуын ачыклаган. Хәзерге вакытта аны эзлиләр. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичә кич Островский һәм Университет урамнары чатында ир-ат 45 яшьлек кешегә аткан. Зыян күргән кешенең 47 яшьлек иптәше ярдәмгә килмәкче булган, ул аңа да аткан һәм ул урыннан качып киткән. Ир-атлар авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев