Хезмәт

Кем җавап бирер?

Балалар турында сүз барганда әлеге мәсьәләгә битараф калу мөмкин түгел. Бигрәк тә тормыш-көнкүрешләре начар, әти-әниләре тарафыннан наз күрмәгән, я булмаса шулар нәтиҗәсендә үзләре җинаять юлына басучыларның киләчәге аяныч.

Реклама

Балигъ булмаган балаларга каршы кылынган җинаятьләр аеруча хафага сала. Кайбер әти-әниләрнең аракыга сатылып, бала тәрбиясендә кул кушырып утыруы башка сыймый. Биредә җирле җитәкчеләрнең мондый хәлләрне үз күзәтүенә алуы мөһим. Нәрсә генә дисәләр дә, җирлек җитәкчеләренең ныклы күзәтүе күңелсез күренешләрне булдырмый калырга нык ярдәм итә. Һәм без моның шулай икәнлегенә балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә еш инанабыз. Кайсы җирлектә контроль көчле, шунда тәртипсезлекләр дә азрак. Әле кайчан гына очрашып, авыр гаиләдә тәрбияләнүче, исәптә торучы балаларның җәйге ялын файдалы итеп үткәрергә дигән максатлар билгеләгән идек. Инде җәйге каникуллар да тәмам. Билгеле, яхшы хәбәрләр ишетү белән беррәттән, комиссиядә моңарчы тәртиплеләр исемлегендә йөргән начар гамәл кылучылар белән дә очрашырга туры килгәләде. Закон көченә кергәннән соң, мәктәпләрдә кышкы чорда кичке - 10, ә җәй көне 23 сәгатьтән соң җәмәгать урыннарында булу тыела, дип сөйлибез. Мәктәпләрдә дә закон еш искә төшерелә. Каникулга озатканда да балаларга аңлату эшләре алып барыла. Әмма, ни кызганыч, комиссиягә килүче балаларның һәм әти-әниләрнең кайберләре бу хакта хәбәрдар булмавын әйтә. Ә иң шаккатырганы шул: әти-әни комиссия каршында баласын яклап чыгыш ясый. Шулай итеп, балага кылган гамәлләре өчен оялырга, читенсенергә урын калмый, ә киресенчә, ул әти-әнисенең канаты астында үзен ышанычлы һәм хаклы итеп хис итә. Бу исә җаваплылык хисенең әти-әни кулы белән «сызып» ташлануына тиңләшә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: