Хезмәт

Кеше һәм закон

«Хатыннарга карап язны күрәм» Безнең районның 1нче һәм 2нче участок җәмәгать судьялары тарафыннан 2012нче елның 9 аенда 27 җинаять эше каралган. Шуларның 3се - кеше мөлкәтен урлау буенча Россия Федерациясенең Җинаять кодексының 158нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә, кешегә үтерү белән янаган өчен Россия Федерациясенең Җинаять кодексының 119нчы маддәсенең 1нче өлеше...

«Хатыннарга карап язны күрәм»
Безнең районның 1нче һәм 2нче участок җәмәгать судьялары тарафыннан 2012нче елның 9 аенда 27 җинаять эше каралган. Шуларның 3се - кеше мөлкәтен урлау буенча Россия Федерациясенең Җинаять кодексының 158нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә, кешегә үтерү белән янаган өчен Россия Федерациясенең Җинаять кодексының 119нчы маддәсенең 1нче өлеше буенча 4 кеше хөкемгә тартылды.
Югарыда әйтелгән җинаятьләрне эшләүчеләр арасында яшьләр булуы күңелсез, борчылырлык хәл. Җинаять чишмәсе җайлап кына агып тора. Бу чишмәне туктатырга кирәк. Ә моның өчен кечкенәдән балаларга дөрес тәрбия бирү, без яшәгән дөньяны ачык итеп күрсәтә белү осталыгы кирәк. Хәзерге балаларның күзләрендә ышануга, шатлыкка, назга, аңлашуга, яратуга мохтаҗлык. Төрмәдәге тоткыннар да кайчандыр гөнаһсыз сабый булганнар бит. Җинаятьче дигән «һөнәр» алуларына без үзебез яшәгән җәмгыять, кешеләр юл куябыз бит. Кеше җир йөзенә җинаятьче булып тумый.
Без барыбыз да яхшылык кылырга дип, ярата-яратыла белә торган итеп яратылганбыз. Бу хисләр гомеребезнең ахырына кадәр сүнми. Шулай булгач, җинаятьләрдән тыелып, тоткынлыкның нинди авыр йөк икәнен аңлап, чиста тормыш белән яшәргә кирәк. Кешеләр яхшылык кылганда гына кешелек упкынга баруыннан туктый ала.
Җәмгыять гаиләләрдән төзелә. Әгәр гаиләләр төзек булса, ул гел яхшылыкны гына тартачак һәм аңа һичнинди яманлык үтеп керә алмаячак. Әгәр дә гаилә балага күркәм тәрбия биреп, холыкларын гүзәлләндерә, әдәп өйрәтеп, матур гадәтләргә күнектерә, өс-башларыннан бигрәк акылларын кайгырта, һәр ата-ана балалар алдындагы җаваплылыкны тоеп, аларга кирәкле игътибарны бирсәләр, балалары үзләре өчен дә, җәмгыять өчен дә файдалы, әгәр дә киресе булса, балалары үзләре өчен дә фетнә, фәкать явызлык тудыручы гына булырлар.
Ләкин балаларына карата игътибарсыз, балаларын тәрбияләү белән шөгыльләнмәгән әниләр һәм әтиләр районыбызда бар әле. Балтач район суды тарафыннан 2012нче елның 9 аенда 3 әни ана хокукыннан, 3 әти ата хокукыннан мәхрүм ителделәр. Бу бик аяныч күренеш. А.Ф.Хәсәнов, А.И. Хәбибуллин, ПА. Закирова балаларына алимент түләмәгән өчен җинаять җаваплылыгына тартылдылар. Гаилә учагын сүндерми сакларга тиеш булган хатын-кызларыбыз тормыш рәхәтенә яки авырлыгына түзмичә, ул учакны сүндерә.
Р.Г.Закирова әни вазыйфасын җиренә җиткереп эшләмәгән, баласына карата катылык күрсәткән өчен җинаять җаваплылыгына тартылды.
Балтач районының җәмәгать судьяларына 9 ай эчендә 33 аерылу турында гариза керде. Барысына да гаиләне саклап калу өчен мөмкинлек бирелде. Ләкин күпләре бу мөмкинлектән файдаланмады. Аерылырга килүчеләрнең ни сәбәпле аерылырга теләүләрен белмәү дә газиз калдыра. Юкса, аерылырга сәбәп тә юк кебек. Иренең эш урыны бар, гаиләсен карый, балаларын тәрбияләргә булыша, эчми, тартмый, хатынының тормышын тагын да лаеклы һәм бәхетле итү өчен барын да эшли. Әмма юлдан язган, нәфесенә хуҗа була алмаган хатын боларның берсен дә аңламый. Бу вакытта ир хакы да, ана хакы да, бала хакы да онытыла. Шул сәбәпле, гаилә таркалып, әти-әниле ятимнәр көннән-көн арта. Гаилә өчен җаваплылык күбрәк хатын-кызга кагыла. Әлеге җаваплылык эше хатын-кызны гаиләсен туры юлга бастырырга, аларны начарлыклардан сакларга этәрә. Хатын-кыз югары дәрәҗәдә җәмгыять фикерен йөртүче булып тора, шуңа күрә ул яхшылыкка өндәргә, начарлыктан тыярга тиешле. Ә менә түбәндәге хатын-кызлар яхшылыкка өндәп, начарлыктан тыелырлар микән?
Районыбызда 14 хатын-кыз 5 айда эчкән хәлдә җәмәгать урынында булган, вак хулиганлык кылган өчен административ җаваплылыкка тартылды. Шулар арасында Р.Г. Йосыпова - 7, Р.Г. Шәйхетдинова, Н.Х.Зәки-ева - 3әр, З.И. Гыйләҗева, З.И. Бадикова- 2шәр тапкыр.
Кәеф-сафа корып, чит ирләр белән ләззәт табып, баланы ташлап, аракы эчеп урамда йөрүче хатын-кызларыбыз арта. Ә бит әни булу, бала тудыру - илаһи могҗиза, шул рәвешчә хатын-кыз кешелекне балалар һәм оныклар аша мәңгелеккә илтә. Танылган шагыйрь Ренат Харисның күңелдә уелып кала торган сүзләре бар: «Хатыннарга карап күрәм язны». Чыннан да, ир-егетләр өчен яз һәм хатын-кыз төшенчәләре аерылгысыз, чөнки хатын-кызның елмаюы, матур иманлы сүзләре язгы кояш табигатьне уяткандай, ир-егетләрдә яшәү көчен яңарта!
Ә менә исерек, килбәтсез, сөйкемсез, пычрак, хыянәтче, зиначы, баласын ана назыннан, ирен хатын-кыз назыннан мәхрүм иткән хатын-кызны күреп, кайсы ир-егетнең яз күрәсе, яшәреп уянасы килә икән соң? Районыбыз урамында бер кулларына тәмәке, икенче кулларына сыра шешәсе тотып, дискәтүктә өс киемен салып болгап биюче, телсез калдыра торган итеп сүгенә торган кызлар ишәя башлады. Әти-әниләре аларның дискәтүктә нинди хәлгә килгәннәрен күрә микән? Бу ямьсез күренеш шәһәрдән безнең авыл җирлегенә үтеп кермәс төсле иде, югыйсә.
Җинаятьчелеккә, наркоманиягә, эчкечелеккә, ата-аналы ятимнәрнең көннән-көн арта баруына, олы яшьтәге кешеләрнең балалары тәрбиясеннән мәхрүм булып, картлар йортларында гомер кичерүләренә, гаиләләрнең таркалуына каршы без бөтенебез бер булып каршы торсак кына уңышка ирешәчәкбез. Гражданнарның тынычлыгын, куркынычсызлыгын саклау - барлык кешеләрнең уртак вазыйфасы, аны үтәү иминлеккә юл ача һәм фахишәлек белән фасыйклыкның тамырын корыта.

3. МӨХӘММӘТҖАНОВА Балтач районы 1нче участок җәмәгать судьясы

Реклама

«Йәһвә шаһитлары»

Сүз республикадагы дистәләгән секталарның берсе - «Йәһвә шаһитлары» («Свидетели иеговы»)турында.
Татарстандагы бу сектада 700гә якын кеше бар икән. Алар республиканың бөтен эре шәһәрләрендә дә тамыр җәйгән, атна саен җыелалар, үз идеологияләрен пропагандалыйлар. Алар бернинди дингә дә ышанмыйлар, бары тик Аллаһка гына дан җырлыйлар. Арада шушы сектада калу өчен иреннән, гаиләсеннән аерылучылар, йорт-җирен, миллионнарын «Йәһвә шаһитлары»на калдырып китүчеләр бар. Алар тәгълиматы буенча донор каны куллану тыела. Шул тыю нәтиҗәсендә юл һәлакәтенә эләккән бер хатын-кыз күп кан югалтудан вафат була. Гомумән, бу сектада тормыш итү, сәламәтлек өчен зыянлы башка идеологияләр дә күп. Сугыш, социаль раса, милли яки дини ызгышлар китереп чыгармауга бәйле аерым законнарны да бозалар. Шуңа күрә, Ростов өлкәсе суды карары белән «Таганрог» исемле «йәһвә шаһитлары» оешмасы таратылды. Бу суд карарын Россия Федерациясе югары суды да раслады. Әмма алар төрле төбәкләрдә үрчүләрен дәвам итәләр. Күптән түгел Балтач полицейскийлары бистәнең ябык үзәк базарыннан икесен тотып, полициягә алып кергән. Бер кочак китап, брошюра таратып, үз диннәрен пропагандалап йөриләр, ди. Акцент белән булса да, татарча да яхшы сөйләшәләр. Аллаһ бер генә, без шушында гына хакыйкатьне таптык, дип, кешеләрнең аңын томалап, үз сафларына җыялар. Алар икешәр-икешәр кеше район авылларына да чыгып йөри башлаганнар. Араларында нинди кешеләр барын кем белә. Алар исеменнән караклар да йөрергә мөмкин. Шуңа күрә, йортыгызга теләсә кемне кертмәгез. Инде кереп, китаплар, кәгазьләр чыгарып дин, Аллаһ турында сөйли башлыйлар икән, тыңлап тормагыз. Якыннан аралаша башлаганчы куып чыгаруың хәерле. Әнә, күптән түгел күрше Киров өлкәсендәге авылда шулай кереп карт белән карчыкның үлемтеккә дигән акчаларын алып чыгып киткәннәр. Шуңа күрә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре: «Уяу булыгыз, «Йәһвә шаһитлары» тозагына эләгә күрмәгез!», дип кисәтә. Шикле кешеләрне күрсәгез, 2-43-46 номерына шалтыратыгыз.


Кызарырга туры килмәсен

Быел җәйге каникулда район полицейскийлары балалар өчен билгеләнгән «комендант сәгате»н бозган өчен унике яшүсмерне тоткарладылар. Аларның эше балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм алар-ның хокукларын яклау комиссиясендә каралып әти-әниләренә штрафлар салынды. Җәй көне балаларга ата-аналарыннан башка төнге 11 сәгатьтән соң урамда ялгыз йөрергә ярамаган булса, укулар башлангач, бу чикләү 1 сәгатькә кыскартылды, хәзер аларга кичке 10 сәгатьтән соң ук өйдән чыгарга ярамый. Бәлки шул да сәбәпче булгандыр, укулар башлангач, «комендант сәгате»н бозган өчен тоткарланган яшүсмерләр саны шактый артты: ике айда ук каникул чорындагы өч айлык дәрәҗәдә була язды. Соңгы утырышта Шеңшеңәрдән Карадуган авылы клубына кадәр дискәтүккә йөргән кызларга комиссия әгъзалары нык гаҗәпләнделәр. Кич районның икенче бер почмагына кадәр йөрүче балаларын әти-әниләре күрмиләр, кисәтмиләр микәнни? Я юлаучы машинага утырып, я такси яллап төнлә йөрү яшь кызлар өчен үзе үк куркыныч бит. Юлда ни булмас, кем очрамас. Утырышта әти кеше башта кызларны нык яклап сөйләсә дә, күпне күргән комиссия әгъзалары төшендереп биргәч, ялгышын аңлады. Кызына чыгарылыш елында урамда төнлә йөргәнче БДИга әзерләнү файдалырак икәнен сөйли башлады. Чутай, Кече һәм Зур Лызи, Норма авылларыннан чакырылган әти-әниләргә дә бу утырышта төнлә йөргән балалары өчен нык кызарырга туры килде. Өстәвенә, штраф түлиселәре дә була. Ә аның күләме 500 сумнан 1000 сумга кадәр. Бу хәл кабатланган очракта 2500 сум салына. Кичке 10 сәгатьтән соң яшүсмерләр катнашында төрле чаралар үткәргән кешеләргә дә законда зур җаваплылык йөкләнә, 3000нән 5000 сумга кадәр, кабатланган очракта 15000 сум штраф каралган. Ә юридик затлар өчен аның күләме тагын да зур: 15000 - 20000, ә кабатланган очракта 50000 мең сум.
Ләйсән ШАКИРОВА
район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге инспекторы


Малай-шалай белән эчкән
Аракы эчүнең кайчан юньлегә илткәне бар. Күрмәгән-белмәгән малайлар белән утырсаң, бигрәк тә. Әнә, Кариледән Булат Галиев белән Нормада яшәүче Рүзил Котдусов шуның аркасында үзләренә күпме мәшәкать тудырдылар. Алар полицейскийлар тарафыннан әле 18 яше тулмаган Илназ белән пиво эчкән вакытта тоткарланалар һәм балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе каршына басалар. «Без аның яшен каян белик, пивоны үзе алып килде ич ул», - дип акланып маташсалар да, комиссия членнарының таләбе кырыс булды. Икесенә дә штраф чәпеделәр. Малай-шалай белән бер шешәдән эчеп утырмаслар инде бүтән, киресенчә, аларга яшьли спиртлы эчемлекләр чөмереп йөрүнең зыяны турында вәгазь сөйли башларлар. Ә табиблар сыра эчке органнарга аракыга караганда да ныграк зыян сала диләр.

Сәхифәне Хәлил Нәкыйпов әзерләде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: