Хезмәт

Кеше тормышы — бәһасез

Кеше тормышын бернәрсә белән дә бәяләп булмый. Ул - бәһасез. Беркем дә, бернинди шартларда да аңа кул сузарга тиеш түгел, ул закон белән яклана. Кемнеңдер тормышына куркыныч тудыргансың икән, моның өчен законда кырыс җинаять җаваплылыгы бар.

Кеше үтергән өчен 8 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Бу җинаять явызларча кылынмаган булса да, 15 елга кадәр ирегең чикләнергә мөмкин. Кызганыч, безнең кечкенә генә районда да мондый җинаятьләр булып тора. Узган ел гыйнвар аенда Г.Нургалиев, мартта Чепьядан Д.Латыйпов, сентябрьдә Нөнәгәрдән Р.Фәрзетдинов, октябрь аенда Чутайдан Н.Сәгыйтов һәм декабрьдә Кариледә яшәүче А.Зыятдинов кеше тормышына куркыныч тудырган җинаять кылдылар. Авыр тән җәрәхәтләре ясап кешенең үлеменә китергән җинаятьләрнең күбесе исерек баштан, озак вакытлар ямьсез тормыш алып баручылар, ул гына түгел, элек шундый җинаять өчен утырып чыкканнар тарафыннан эшләнә.

Мәсәлән, 29 мартта район суды Кариле кешесе А.Зыятдинов эшен карап карар чыгарды. А.Зыятдинов аңа кадәр 7 тапкыр хөкем ителгән, 1999нчы елда үтерүгә омтылган өчен. Төрмәдән соңгы тапкыр узган елның октябрендә чыгарылган. Беренче җинаятен 18 яшьтә эшләгән. Һәм менә тагын суд каршында. Үз өенең верандасында А.Закиров белән бәхәскә кереп, исерек баштан, өстәлдән кухня пычагы алып аның йөрәк турысына кадый.

А.Закировның кычкыруына өйдән аның иптәше Р. Маннапов чыга, кулыннан пычагын алып Зыятдиновны туктатырга омтыла. Алыш барышында Зыятдинов аны пычак белән яралый. Әмма Маннапов кыюлыгы һәм тәвәккәллеге нәтиҗәсендә аның кулыннан пычакны алуга ирешә. Зыятдиновның законсыз хәрәкәтләренә чик куела. Шунда Маннапов җиңел холыклылык, куркаклык күрсәтсә, бу ни белән бетәр иде?! Бу вакытта бүлмәдә тагын берничә кеше була бит. Практика күрсәткәнчә, үтерүчедән тере шаһитлар бик сирәк кала.


Закон тантана итте. А.Зыятдиновка суд 13 ел ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде. Ләкин төрмә аны төзәтә алырмы? Аннан ул нинди булып кайтыр. Әле билгеләнгән срогын тулысынча утырырмы, яки әле күптән түгел соңгы утыруындагы кебек шартлы рәвештә вакытыннан алда чыгарылырмы. Кеше тормышын шушындый җинаятьләр өчен билгеләнгән җәза белән килештереп буламы соң? Бу темага юристлар һәм гражданнар арасындагы бәхәсләрнең туктап торганы юк.

Реклама

А.Зыятдинов үзе бу җәзаны артык кырыс дип санады һәм югарырак инстанциягә шикаять язды. Аны да аңлар идең, ләкин үзенең аңлы тормышының зур өлешен төрмәдә үткәргән кеше ни өчен әле иреккә чыккач та яңа тормыш башламаган, үткән тормышын бәяләмәгән, үзенең өлкән яшьтәге әти-әниләренә терәк була алмаган, ә кешегә тагын пычак күтәргән.

Кешенең мәгънәсез рәхимсезлеге, уйламый эшләгән адымнары чикне белми. Бу А.Зыятдинов мисалында да ачык күренә. Балаларыгызны уйламаган адымнар ясаудан, алкоголь тәэсиреннән саклагыз. Иңнәрегезгә кайгы-хәсрәт килеп төшкәч соң була инде ул, хөрмәтле әти-әниләр!

Фото: donbass.ua


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: