Кич йөрүнең вакыты бар

31нче майдан 30нчы августка кадәр яшүсмерләргә сәгать 23.00дән иртәнге 6.00га кадәр әти-әниләреннән башка җәмәгать урыннарында йөрү тыела.
Ел саен мәктәпләрдә каникуллар алдыннан полиция хезмәткәрләре тарафыннан укучылар һәм әти-әниләр алдында чыгышлар ясап, аңлату эшләре алып барылды. Әмма кичке рейдлар вакытында балалар һәм яшүсмерләр полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлану әле дә дәвам итә. Яшүсмерләр әти-әниләрдән башка гына сәгать төнге 23.00дән иртәнге 6.00га кадәр тоткарланган очракта Татарстан Кодексының 3.11 маддәсе нигезендә административ беркетмә төзелә һәм балигъ булмаган балалар комиссиясенә тапшырыла. 500 сумнан 1000гә кадәр административ штраф, ә ел дәвамында яшүсмер ике тапкыр эләккән очракта 2000 сумнан башлап штраф каралган.
Шул рәвешле, тыелган төнге сәгатьләрдә балалар һәм яшүсмерләрнең җәмәгать урыннарында (клуб, парк һәм башка урыннар) чаралар оештырган клуб мөдирләренә (вазыйфаи затлар) беренче очракта 3000 - 5000 сум, ә икенче очракта 15000 сумнан административ штраф салына.
Җәйге чорда районыбызга ял итәргә чит районнардан, шәһәрләрдән әби-бабайларына яки туганнарына кунакка балалар кайта. Өлкәннәр игътибарына, Сез үзегезгә җаваплылык алып калгансыз икән, димәк, балаларның иминлеген һәм кичке сәгатьләрдә йөрмәүләрен дә тәэмин итәргә тиеш булып чыгасыз.
Һәр мәктәптә җәйге ялларда әти-әниләр патруле билгеләнде. Әти-әниләр, кич белән үзегезнең балаларыгызның һәм яшьләрнең тәртипләрен күзәтеп, клубларны әйләнеп кайту бер дә зыянга булмас иде. Җәйләрне имин һәм матур үткәрергә язсын. Хокук бозулар күзәтелмәсен.
Фото: http://t-l.ru/i/n/463/177463/177463_12515f84321f.jpg
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 август 2022 - 20:11Аш-су остасы Альбина Фәсхиева ни өчен борчыла? Заказ биреп пешертү: замана шаукымымы, ялкаулыкмы?7300
-
7 август 2022 - 17:41Нурзидә чишмәсендә чит ил кунаклары(+фото, видео) 30нчы июль көнне Балтач районы Борбаш Сәрдегәне авылында бик матур Чишмә бәйрәме узды.14700
-
7 август 2022 - 15:41Сак булыйк! Куркыныч янгында ике баланың гомере өзелгән Беренчел мәгълүматлар буенча, балаларның әтиләре эштә, әниләре кибеткә чыгып киткән булган.21600
-
2 август 2022 - 13:33Гыйлембану Зыятдинованы юбилее белән котларга "Дулык" җәмгыятеннән дә килделәр
-
2 август 2022 - 13:32Гыйлембану Зыятдинова 95 яшь тулды.
-
22 июль 2022 - 14:48Балтачта узган гармунчылар җыены "Туган тел" җыры белән тәмамланды
-
5 август 2022 - 08:30Газетаның 30нчы санында (05 август, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар30800
-
29 июль 2022 - 08:30Газетаның 29нчы санында (29 июль, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү, эшкә чакыру һәм башкалар52400
-
6 август 2022 - 21:4121 якташыбыз авыр хәлдә... Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 292 418гә җитте. Тәүлек эчендә янә 91 якташыбызда инфекция ачыкланды.64500
-
5 август 2022 - 22:11Юлда кем очрамас... 17 яшьлек, чәчәк таҗларын яңа гына ачып җиһанга саф карашы белән баккан гөлем бит ул минем.61700
-
7 август 2022 - 08:11Балтачның бер авылында ишегалдына елан кергән Әлеге фотоның Чапшар якларыннан килүе мәгълүм.59200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика