Хезмәт

Коточкыч! Шәхси йорттагы янгын вакытында 2 бала һәлак була

Бөгелмәдә кичә төнлә бер катлы шәхси йорттагы янгын вакытында ике бала һәлак була.

Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Рабочая урамындагы янгын турында хәбәр 20 июнь көнне 01:15 сәгатьтә килеп ирешә. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр такта янкорма һәм түбә такталарының януын ачыклый. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, җирле халык яна торган йорттан хатын-кызны тартып алырга өлгергән, әмма эчтә тагын ике бала калган — алар һәлак булган.

Реклама

https://tatar-today.ru/

Фото: pixabay.com/ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: