Хезмәт

Кредитларын түли алмаган балтачлылар суд каршында җавап тота

4 апрельдән 13енә кадәр район судында төрле банклардан алынган кредитын түли алмаучыларга карата бурычларын эзләү буенча 8 эш каралды.

Әлеге бурычлы кешеләр, гаепләрен тулысынча танысалар да, тормыш шартлары авыраю сәбәпле, кредитларын вакытында түли алмыйлар икән. Шулай да киләчәктә кредитларын тулысынча түләргә вәгъдә бирәләр.

Дөрес, бик кирәк чакта кредит түләүнең нәрсәсе бар аның, барысы да кредитка яши бит, дип фикер йөртәбез. Түли алалар икән - алсыннар. Әмма көчләрен чамалый алмаучылар да җитәрлек, кредит өстенә кредит ала һәм ахыр чиктә бу бурыч боҗрасыннан чыгып ычкыну мөмкинлеген югалта. Юрганыңа карап аяк суз, ди халык. Әлеге сүзләр бүгенге тотрыксыз заманга бигрәк тә туры килә. Кеше кредит алырга дигән карарга килә икән, берничә елга сузылган коллыкка түзә аламы, юкмы, ансын инде үзе чамалый. Бары ахыры гына суд эскәмиясендә тәмамланмасын иде ...
Фото: vrubcovske

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: