Хезмәт

Кукуруз чәкәне урлаган балаларның эшләре комиссиядә

Район авылларының берсендә яшәүче үсмер егетләр кукуруз урлап комиссиягә эләкте.

20 кукуруз чәкәне өчен балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе каршында җавап тотарга туры килде үзләренә. Кем урламый инде аны диярсез. Сүз дә юк урлыйлардыр. Ә менә егетләр участок вәкиленә эләккән, ул исә беркетмә төзегән.
Алар үз гаепләрен таныды, чит кеше, җәмгыять әйберенә башка кул сузмаска ышындырдылар. Без дә бу гамәлнең беренче һәм соңгысы булуын телибез. Хәләл көч белән тапкан хезмәт хакын берәүнең дә штрафка сарыф итәсе килми бит. Ә штраф дигәнең аз түгел - 1 мең сум күләмендә.
Фото: http://people.onliner.by/2014/08/05/corn

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: