Хезмәт

Лаеклы ялны лаеклы тормышта

Пенсия тупланмасы, соцпакет, электрон хезмәт, иминиятләштерелгән затның электрон шәхси кабинеты ... - болар барысы да лаеклы ялда булучы өлкәннәр өчен махсус булдырылган дәүләт Пенсия фонды уңайлыклары.

Районыбыз пенсионерларының барысы да үзләренә кагылышлы дәүләт ярдәмнәре һәм программалар хакында тулысынча хәбәрдар түгел. Болар турында тулырак мәгълүмат алыр өчен район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Габделнур Рашит улы Нотфуллинга мөрәҗәгать иттем.

- Габделнур Рашитович, өлкән буын кешеләренең иң зур теләге мул пенсия алып тыныч яшәүдер, мөгаен. Мул пенсияне һәркем ала аламы соң?
- Лаеклы пенсия - ул лаеклы тормыш. Шуңа күрә бүген эшләүче кешенең бурычы киләчәктә лаеклы пенсия алу хокукына ия булу өчен күпкүләмле пенсия капиталын туплау. Хәзерге вакытта эш бирүченең пенсия фондына түләгән иминият взносына гына хисап тотмыйча, үз пенсия капиталыңны тулыландыру кирәк. Шуларның бүген иң әһәмиятлесе һәм халык өчен файдалысы - пенсиянең тупланма өлешен формалаштыруда дәүләт ярдәме. 2008нче елның 30нчы апрелендә гамәлгә кергән "Пенсиянең тупланма өлешенә өстәмә взнослар кертү һәм пенсия тупланмасын формалаштыруда ярдәме" турындагы 56нчы Федераль Законы нәкъ менә шул мул пенсия турында. Бу программага керү өчен гаризалар 2014нче елның 31нче декабренә кадәр алынды. Әлеге программада катнашучылар, шул исәптән, бүгенге көндә картлык буенча пенсия алучылар да пенсия тупланмасы өчен өстәмә 2 меңнән алып, 12 мең сумга кадәр акча кертсә, дәүләт бу сумманы ике тапкыр арттырып пенсия фондындагы лицевой счетка күчерә.

- Узган елларда әлеге программада катнашучы картлык буенча пенсия алучылар бу пенсия тупланмаларының арттырылган суммаларын ала алдылар дип беләбез. Моннан соң да бу мөмкинлек булачакмы?
- Агымдагы елның 1нче гыйнварыннан әлеге түләүләр буенча законга үзгәрешләр кертелде. Пенсионер 2012 яки 2013, яисә инде 2014нче елларда бу арттырылган пенсия тупланмасын бер алган булса, яңадан 2015нче елда һәм аннан соңгы елларда өстәмә (2-12мең сум) акча кертсә, арттырылган сумманы 2016нчы елда һәм тагын 5 ел үткәч кенә ала алачак.

- Пенсионер акча салганнан соң вафат булса...
- Андый очракта, тупланган акча мираска хокукы булган варисларга биреләчәк.

- Пенсиянең суммасы турында алдан-алы белергә мөмкинме, бу бигрәк тә пенсия яшенә якынлашучыларда кызыксыну уята?
- Мөмкин. Соңгы вакытта интернет аша online режимда башкарыла торган "Иминиятләштерелгән затның шәхси кабинеты" дигән яңа төшенчә популярлашып китте. Интернетта шундый "кабинетыңны" булдыру пенсия хокукының ни дәрәҗәдә гарантияләнүен, киләчәктә нинди пенсиягә исәп тота алачагыңны белеп тору мөмкинлеге бирә. Өйдән чыкмый гына Пенсия фонды идарәсенә теге яки бу сорау белән мөрәҗәгать итәргә, белгечләргә чиратка язылырга, документлар соратырга, хәтта пенсия билгеләтү өчен гаризалар да бирергә мөмкин.

- Гражданнар Пенсия фонды тарафыннан күрсәтелә торган тагын нинди өстенлекләргә ия?
- Өстенлекнең чираттагысы - социаль хезмәтләр җыелмасы (соц.пакет). Социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе ел саен индексацияләнә. 2015нче елның 1нче апреленнән ул аена 930 сум 12 тиен тәшкил итә. Шул исәптән даруларга - 716 сум 40 тиен, шифаханә-курортларда дәвалануга - 110 сум 83 тиен, транспортка 102 сум 89 тиен. Әлеге ташламалардан гариза нигезендә аерым-аерым файдаланырга да мөмкин. Федераль ташламалардан файдаланучылар 1нче октябрьгә кадәр катгый карарга килергә тиеш. 1 ай вакыт калып бара, табиблар соц. пакеттан баш тартучыларны яхшылап уйларга чакыра. Чөнки карарны, район Пенсия фонды идарәсенә гариза язып, 1нче октябрьгә кадәр генә үзгәртергә була.

- Габделнур Рашитович, әлеге мәгълүматлар райондашларыбызга ярдәмгә килер дип ышанып калабыз. Әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә!
Әңгәмәдәш Ясминә Шәмсетдинова

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: