Хезмәт

Әлеге минутларда Казанда «Тандем» сәүдә үзәген эвакуациялиләр

Кибет янына махсус хезмәтләр җыелды.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Әлеге минутларда Казанда «Тандем» сәүдә үзәге янына махсус хезмәтләр килде, бинадагы кешеләрне эвакуациялиләр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.

Бирегә полиция хезмәткәрләре, кинологлар килгән. Парковкада янгын сүндерүчеләр, коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм машиналары бар.

Шаһитлар сүзләренчә, бинага шартлаткыч әйбер куелу турында шалтырату булуы ихтимал. Хәзер кибетләрне этләр белән кинологлар тикшерә.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: