Хезмәт

Машина тәрәзәсеннән чүп ташлсаң – административ җаваплылыкка әзер бул

Якын арада машина тәрәзәсеннән чүп яки башка берәр предмет ыргыткан өчен административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр.

Мондый канун проекты әзерләгән депутат: " Машина хәрәкәт итәме, туктап торамы - барыбер. Андыйларга 5-10 мең сум күләмендә штраф салырга яки 20-40 сәгатьлек мәҗбүри эш билгеләргә кирәк", ди.

Депутат фикеренчә, чүп-чар рәтенә тәмәке төпчеген дә кертергә кирәк. Россиянең кайбер өлкәләрендә машинадан чүп ыргыткан өчен штраф салына да икән инде. Хәзер аны федераль дәрәҗәдә куллану кирәк. Кагыйдә бозган машина йөртүчеләрне башка машина йөртүчеләр һәм очраклы үтеп баручылар җибәргән фото һәм видео материаллар ярдәмендә җәзага тартып булыр иде.
Фото: http://www.murmanskvteme.ru/news/politics/item/3936/
Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: