Хезмәт

Мәктәпкә бомба куйганнар!

Югары сыйныф укучысына террорчылык акты турында ялган хәбәр тарату факты буенча җинаять эше  ачылган.

Реклама

Күгәрчен районында 16 яшьлек үсмер, мәктәпкә шартлаткыч куелган, дигән хәбәр тараткан. Ул аны социаль челтәрләргә язып куйган. Бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.  

Югары сыйныф укучысына террорчылык акты турында ялган хәбәр тарату факты буенча җинаять эше  ачылган.

Мондый тозсыз шаяруы өчен аңа 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф яисә өч елга кадәр иркеннән мәхрүм итү, яки мәҗбүри эшкә тарттырылу яный.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: