Хезмәт

Монополиягә каршы көрәш хезмәте – Балтачта (+фото)

Бүген хакимият бинасында монополиягә каршы көрәш хезмәтенең федераль идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина район җитәкчелеге һәм халык белән очрашты.

Очрашу сорау-җавап формасында алып барылды. Һөнәре буенча юрист булган Гүзәл Шәфигуллина чарада катнашучыларны законны бозмау серләрен ачып, киңәшләр бирде.

Реклама

 Балтач урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары белән очрашу да бик файдалы узды. Гүзәл Шәүкәт кызы исә укучыларга үз эшчәнлекләре турында сөйләде, презентация күрсәтте. Ул  шулай ук “Хәләл” индустриаль паркында да булды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: