Хезмәт

Әнисенең фатирына ут төрткән...

Йортны сатарга рөхсәт бирмәгән өчен.

Мәскәүдә бер хатын улы белән бәхәсләшкәннән соң үз фатирында янып үлә язган. РЕН ТВ каналына билгеле булганча, бу хәл Крупская урамында булган.
 
Хатын-кыз сүзләренә караганда, ул улы белән фатир сату нигезендә бәхәсләшкән. Улы фатирдан чыгып киткәч,ә бераздан төтен исе сизеп калган. Хатын шунда ук янгын сүндерүчеләрне чакырткан. Алар фатирның ишеге януын ачыклаган.

Арытаба хокук сакчылары тикшерү үткәргән. Аның нәтиҗәсендә ишеккә улының ут төртүе ачыкланган. Әлеге вакытта аны тоткарлаганнар. Бу хәл буенча җинаять эше ачылган.

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Ример Насретдинов

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: