Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Нәни малай Борбаш елгасында суга батып үлгән

Татарстанда бер яшь ярымлык бала елгада батып үлгән. Фаҗига Кукмара районы Зур Сәрдек авылында булган.

Нәни малай 1 майда Кукмара районында Борбаш елгасында суга батып үлгән.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе 2015 елда туган ир бала батып үлү белән бәйле фактны тикшерергә кереште, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге фаҗига 1 май көнне Кукмара районының Зур Сәрдек авылында булган.

kukmor-rt.ru/

Башлангыч мәгълүматлардан күренгәнчә, һәлак булган малайның әнисе өйдә яңа туган сабыйны караган, ә әтисе әбисе белән ишегалдында эшләгән.

Малай ишегалдыннан чыгып, Борбаш елгасына юл тоткан. Ул яр буена якын ук килеп, суга егылган булырга мөмкин.

РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе әлеге факт буенча тикшерү эшен башлаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев