Нокта куйыйк!
Бүгенге көндә тарта торган катнашмалар (курительные смеси) киң таралган. Нигездә алар киптерелгән һәм вакланган, порошок хәлендә сатыла. Әлеге катнашмалар нерв системасына, баш миенә нык тәэсир итә.
Тикшерүләр күрсәткәнчә, катнашма составындагы матдәләр наркотик тәэсиренә ия, алар кеше организмы өчен куркыныч булган агулы компонентлардан тора.
Франция, Германия, Австрия кебек илләрдә әлеге катнашмалар инде күптәннән наркотик итеп танылып, аларны сату тыелган. Безнең илдә бу катнашманы сату озак вакыт тыелмады. Чөнки аның составындагы матдәләр РФ территориясендә сатарга тыелган матдәләр исемлегенә кертелмәгән һәм алар ирекле сатуда иде. Әлеге катнашмалар уен салоннары, интернет аша да киң тарала. Алар белән агулану очраклары да билгеле. Әлеге фактлар турында зыян күрүчеләрнең медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүеннән билгеле булган.
Катнашманы куллану невроз яки депрессиядән интегүчеләр өчен аеруча куркыныч. Кеше контрольне югалта, туктаусыз көлә һәм янәшәдәгеләр белән аралаша алмый башлый. Тарта торган катнашмаларның тәэсире вакытлыча гына булмый, ул кешедән инвалид ясый.
Тарта торган катнашмаларны сату һәрвакыт тикшерелеп тора. Әмма көч кулланып кына әлеге афәттән котылып булмый. Иң элек һәр кешенең бу катнашманы үзенә якын җибәрмәве кирәк. Ә менә әлеге проблеманы хәл итүдә үзеннән өлеш кертергә теләгән райондашларыбыз, 2-43-46 яки 2-52-43 телефон номерларына шалтыратып, тарта торган катнашмаларны сату һәм тарту урыннарын әйтә ала. Бары бергәләп аңлашып эшләгәндә генә нинди дә булса нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 22:11Күз төбе ник кара яна? Күз төбе һәрвакыт каралып тора. Бу нилектән икән? Айгөл.10201
-
27 май 2022 - 21:21Райондашыбыз, җырчы Алсу Фазлыева нигә ябыкмый, сәбәбен әйтте Алсу Фазлыевадан социаль челтәрдә “ник ябыкмыйсың, Алсу?” дип сораганнар.23001
-
27 май 2022 - 20:11Бүгенге ярышның җиңүчеләре билгеле (+ фото) Алдан хәбәр иткәнебезчә, бүген “Труд” җәмгыяте базасында сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары ярышы үтте.30602
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
27 май 2022 - 09:45Газетаның 20нче санында (27 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар14001
-
25 май 2022 - 17:21Кәримә Мустаеваның концертына рәхим итегез! 26 май көнне Балтач мәдәният үзәгендә Кәримә Мустаеваның бушлай концерты булачак24900
-
26 май 2022 - 10:46Бәйрәм уңаеннан Балтач эшмәкәрләре район башлыгы Рамил Нотфуллин белән очрашты (+фото) Районыбызда кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр белән хакимият кулга- кул тотышып эшли.62902
-
26 май 2022 - 14:46«Җәйге җылыларны көтмәгез»: синоптик июнь белән июльнең нинди булачагын фаразлады Май аенда Татарстан территориясендә, шул исәптән башкалада, озакка сузылган салкыннар саклана. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сүзләренчә, быел Казанга климатик җәй килергә ашкынып тормый.44601
-
26 май 2022 - 17:21Район башлыгы кайсы эшмәкәрләрне котлады? (+фото) Бүген эшмәкәрләр көне билгеләп үтелә43001
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика