Өен сүткән өчен 25 миллион сум штраф түләячәк...
Үз белдеклегең белән өй сүтсәң, штраф түләвең ихтимал. Бер кешегә әлегә 40 мең сум штраф түләргә туры килгән, соңрак ул 25 миллион сум булачак.
Уфада яшәүче кешегә әлегә 40 мең сум штраф түләргә туры килгән, соңрак ул 25 миллион сум булачак.
Башкаланың Ленин районы суды Уфа кешесен өен сүткән өчен 25 миллион сум акча түләргә мәҗбүр иткән. Августта ир, эшчеләр яллап, бер катлы иске өен сүттергән. Йортның мәдәни мирас булуын белмәгән ул. Өй XIX гасыр ахырында, XX гасыр башында төзелгән булган.
Әлегә ирне мәдәни мирасны саклау турындагы законны үтәмәгән өчен 40 мең сум штраф түләргә мәҗбүр иткәннәр. Ә суд карары үз көченә кергәч, ул ярты елда 25 миллион сум түләргә тиеш булачак...
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев