ОСАГО булмаган өчен штраф күләме артачак
ОСАГО полисы булу турындагы таләпләрне кабат бозган өчен машина йөртүчеләрне хокукларыннан мәхрүм итә башларга мөмкиннәр.
ОСАГО полисы булу турындагы таләпләрне кабат бозган өчен машина йөртүчеләрне 5 мең сумга штрафка тартырга яки хокукларыннан мәхрүм итә башларга мөмкиннәр. Бу хакта закон проекты Дәүләт Думасына кертелде дип яза "Российская газета".
Хәзер штраф 800 сум тәшкил итә һәм беренче егерме көн дәвамында түләгәндә икеләтә кимергә мөмкин.
Закон проектында транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан дүрт айдан алты айга кадәр мәхрүм итү тәкъдим ителә, дип күрсәтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев