Хезмәт

Пакетка төрелгән бала табылган...

Үле сабый шәһәрнең сәнәгать предприятиеләре тупланган Горький урамындагы агачлар арасында табылган

Бала туганга берничә сәгать кенә узган булган. Пакетка төрелгән яңа туган баланың гәүдәсен Подмосковьеның Электросталь шәһәрендә яшәүчеләр тапкан, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсе. Бала туганнан соң берничә сәгать кенә үткән. Үле сабый шәһәрнең сәнәгать предприятиеләре тупланган Горький урамындагы агачлар арасында табылган. Баланың гәүдәсе полиэтилен пакетка салынган булган. Әлеге вакытта тикшерүчеләр яңа туган баланың әнисен эзли, ә экспертлар аның үлем сәбәбен ачыклый. Әлеге пакетны табучылар, әнисе баланы үләр өчен шулай калдырып киткән, дип фаразлый.

Фотo: pixabay.com/ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: