Пенсия ничек арта?
Быел 3 октябрьдә илдә пенсия билгеләү һәм түләү буенча законга үзгәрешләр кертелде. Яңа пенсия коэффициенты күләме һәм яңача түләү суммалары билгеләнде.
Быел 3 октябрьдә илдә пенсия билгеләү һәм түләү буенча законга үзгәрешләр кертелде. Яңа пенсия коэффициенты күләме һәм яңача түләү суммалары билгеләнде. Бу хакта “Татар-Информ” агентлыгында булып узган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова сөйләде.
Елена Петровна әйтүенчә, әлеге яңалыклар федераль закон нигезендә киләсе алты ел өчен каралган. Быелга кадәр пенсия исәпләүдәге коэффициент 81,49 булса, киләсе ел башыннан 87,24кә үзгәрә. 2019 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясендә үзгәрешләр булачак. Ул уртача 1 мең сумга арта. Татарстанда яшәүче 800 мең пенсионер шул исәпкә керә. Иминият пенсиясе пенсия кенәгәсенә теркәлеп барган гомуми хезмәт стажыннан, 2002 елга кадәр түләнгән хезмәт хакыннан, шулай ук Пенсия фондына күчереп барылган кертемнәрдән исәпләнелә. Елена Петровна, аңлаешлы булсын өчен, мондый чагыштыру китерде: быел декабрь аенда кеше кулына 10 мең сум пенсия ала икән, киләсе елда индексациясе 705 сум булачак, 20 мең алучыныкына 1 мең 410 сум акча өстәлә.
Ә эшләүче пенсионерларга ел саен ясалучы индексация акчасы пенсионер эштән туктагач кына иминият пенсиясенә кушып бирелә. Әлеге сумма пенсиядәге хезмәткәрнең гариза язып эштән китүенең икенче аеннан исәпләнә. Исегезгә төшерәбез: эшләүче пенсионерларнең пенсиясе ел саен 1 августта индексацияләнә. Ул эш бирүче оешма җитәкчелегенең эшләүче пенсионер өчен алдагы елда күпме пенсия кертеме күчерүеннән чыгып санала. Әмма шунысы бар: өстәмә акча балларда карала.
Пенсионер зур суммада хезмәт хакы алып һәм җитәкчелек пенсия фондына шактый суммада иминият кертеме күчереп барса да, пенсия артуы өч баллдан да югары була алмый. Бер балл – 81,49 коэффициентына туры килә. Белгеч аңлатуынча, аз хезмәт хакы алучыларның пенсия кертеме дә бик аз була һәм шуннан чыгып, аның иминият пенсиясенә 40-50 сум гына акча өстәлә.
Алдан әйтеп үткәнебезчә, 2019 елның 1 гыйнварында эшләмәүче пенсионерларнең пенсиясе артса, 1 апрельдән социаль пенсия алучылар шуңа өметләнә ала. Пенсия түләү буенча сораулар туса, Пенсия фондының контакт үзәгенә (8(843)279-27-27) шалтыратырга мөмкин. Белгеч шундый мәгълүмат та җиткерде: Татарстанда 1 миллион 147 мең пенсионер яши. Аларның күпчек өлеше – картлык, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча иминият пенсиясе алучылар. 80 меңе социаль пенсия алу хокукына ия. 200 меңнән артыгы, лаеклы ялда булуга карамастан, эшләвен дәвам иттерә. Ике төрле пенсия түләнә, берсе – иминият пенсиясе һәм икенчесе дәүләт карамагында булганнар өчен пенсия.
Авыл хуҗалыгында эшләп, кимендә 30 ел стажы булганнарның пенсиясенә дә киләсе елдан өстәмә түләү булачагын газетабызда хәбәр иткән идек. Ләкин ачыклык кертәсе сораулар байтак әле. Әйтик, әлеге өстәмәнең кайсы белгечлекләрдә эшләүчеләргә биреләчәген төгәл белешергә теләгән идек. Тик Пенсия фонды вәкиле ул сорауга җавап бирергә алынмады. “Бик мөһим тема, шуңа күрә ул мәсьәлә хакында журналистларны киләсе атнада аерым җыячакбыз”, – дигән җавап ишеттек. Елена Полякова әлегә шунысын гына әйтә алды: кешенең авыл хуҗалыгында эшләгән стажы 30 елга туларга, ул лаеклы ялга чыгып, хәзер дә авыл җирлегендә яшәвен дәвам иттерергә һәм пенсионер бүген беркайда да эшләмәскә тиеш. Шул категориягә туры киләсең икән, пенсияңә ай саен 25 процент өстәлә дигән сүз. Аңлавыбызча, авыл халкын бүген дә барлыйлар, теркиләр. Игътибардан читтә калучылар да булырга бик мөмкин, шундый аңлашылмаучылык килеп чыкса, пенсионер үзе, Пенсия фондына барып, эшләгән еллары хакында мәгълүмат җиткерергә тиеш була. “Аларга яңадан исәп-хисап ясау 2019 ел азагына кадәр дәвам итәчәк”, – диде белгеч.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 180, 11.12.2018/)
Фото: баш мөхәррир
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев