Хезмәт

Прокурорның 180 миллион сум торган күчемсез милке табылган

Башкортстанның башкаласы Уфа шәһәрендә Совет районы прокуроры эш бүлмәсендә 5 миллион сум ришвәт алганда тотылган. Аны кулга алганнар.

10 сентябрь көнендә Башкортстанның башкаласы Уфа шәһәрендә Совет районы прокуроры эш бүлмәсендә 5 миллион сум ришвәт алганда тотылган. Аны кулга алганнар. Тикшерү вакытында прокурорның Мәскәү, Сочи һәм Уфа шәһәрләрендә йортлар һәм квартиралар булуы ачыклана, хәзерге вакытта бу җентекләп карала. Әгәр дә эш судка кадәр барып җитсә, прокурорга 15 елга ирегеннән мәхрүм итү яный. Бу турыда «Башкортстан» ГТРКсы хәбәр итә. Прокурорның 180 миллион сум торган күчемсез милке табылган

 

Фото: pixabay.com

Реклама
Теги: ришвәт
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: