Хезмәт

«Ришвәтчелекне булдырмыйк, булганын да калдырмыйк!»

Җөмһүриятебездә «2015-2022 еллардаТатарстан Республикасында ришвәтчелеккә каршы сәясәтне тормышка ашыру” дигән программа эшли.

Ул үз һөнәренең осталарына әверелгән кадрлар әзерләүгә корылган. 2020 елда заманча таләпләрне искә алып, ришвәтчелеккә каршы сәясәт квалификациясен күтәрү курслары программасы тамырдан үзгәрде. Курсларны ТР Президент Аппараты, дәүләт һәм муниципаль идарәләрнең Югары мәктәбе үткәрә. Программа нигезендә беренче кварталда 168 дәүләт, 437 муниципаль хезмәткәр белем алган. Ришвәтчелеккә каршы тәрбияви юнәлеш республика халкы белән үткәрелергә тиеш.Тик, анализ нәтиҗәләреннән күренгәнчә, быелның беренче яртыеллыгында андый чаралар кимегән. Аеруча да калаларда кимү күзәтелә.

Реклама

Безнең районда барлыгы 35 хезмәткәр белем алган, шуның 25е муниципаль хезмәткәр, 5се муниципаль хезмәткәр вазыйфаларын биләп торучылар, тагын 5 хезмәткәр укыган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: