Хезмәт

Сабый мәете табылган

Яңа туган ир баланың үле гәүдәсе Әлмәт районындагы көнкүреш калдыклар аралау заводында табылган. Полиция бүлегенә бу хакта 23 ноябрьдә хәбәр ирешә.

Аңа станция мастеры тап була һәм полициягә хәбәр итә. Колшәрип авылына якын урнашкан бу урынга көнкүреш калдыкларын бөтен районнан китерсәләр дә, бала мәете табылган чүп өемнәренең Әлмәттән китерелгәнлеге тәгаенләнгән. Экспертлар ачыклаганча, бала бернинди тайпылышларсыз, җитлегеп туган. Җинаять эше кузгатылган. Полиция әни кешенең шәхесен һәм яшәү урынын ачыклау белән мәшгуль.

Чыганак: http://intertat.ru
Фото: http://progorodsamara.ru


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: