Хезмәт

Салымнар җыелмый

Салым җыю буенча Балтач узган елның бу чорында, үзе кергән зонадагы районнар арасында икенче урынны били иде, быел, никтер, арттан өстерәлә.

Ни өчендер район халкы үзенә килгән җир, милек, транспорт салымнарын вакытында түләми- сузып йөртә. Киләсе елларга бюджетны формалаштырганда салымнарның казнага кермәве бер дә хәерлегә түгел инде. Район башкарма комитетының беренче урынбасары Илшат Галимуллин үткән киңәшмәләрдә.: “Һәрбер хезмәт коллективында да җитәкчеләр салым түләгәннәрме-юкмы дип кызыксынса, әйбәт булыр иде”, дип мөрәҗәгатҗ итә Районның социаль өлкәсе, мәгарифе, мәдәнияте камил, тотрыклы барсын өчен, салымнарны вакытында түләргә кирәк. Сузсаң сузыла, аннан онытыла, ахырдан инде пеня исәпләнә башлый. Салымнарны вакытында түлик, җәмәгать!

Фото: pixabay.com/ru

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: