Хезмәт

Шәхси биләмәдә кибет төзеп буламы?

Балтач бистәсе көннән-көн зурая, матурлана. Яңа көн туды исә, я тегендә, я монда, һич уйламаган урында кибет, производство объектлары калкып чыга. Бер яктан караганда бу объектлар халыкка яшәү өчен уңай булсалар (мәсәлән, кул сузымында гына кибет), икенче яктан күп кенә уңайсызлыклар тудыра.

Җирле үзидарә органнарына килгән гариза-шикаятьләрнең бер төре әнә шундыйлар, дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров шәхси эшмәкәрләр катнашында үткәрелгән җир һәм төзелеш мәсьәләләре белән шөгыльләнүче комиссия утырышында.
Бу кара-каршы сөйләшүдә районның баш архитекторы Ш.Борһанов, район прокуроры ярдәмчесе Г.Галиуллина, янгын күзәтчелеге бүлекчәсе җитәкчесе Р. Әхәтов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Р.Шакиров эшмәкәрләрнең җир, төзелеш эшләре белән бәйле күп кенә сорауларына җавап бирделәр.
Шушы утырыштан соң район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Галиуллинадан бу мәсьәләләр буенча тагын бер кат укучыларыбызга аңлатып китүен үтендем.
- Россия Федерациясе территориясендәге барлык җир ресурслары кулланышларына карап берничә категориягә бүленеп йөртеләләр:
- авыл хуҗалыгы өчен яраклы җирләр;
- торак пункт җирләре;
- промышленность, энергетика, транспорт, элемтә, радио-телевидение максатларында файдаланылучы җирләр;
- урманнар;
- сулыклар;
- запас җирләр.
Җирләрне категорияләргә бүлеп йөртү Рәсәй Федерациясенең Җир Кодексында беркетелеп куелган. Моннан тыш, һәр җир категориясе, куллану максатыннан чыгып зоналарга бүленеп йөртелә. Мәсәлән, торак җирлекләрдә шәхси хуҗалык җирләре, гомуми куллану өчен (урам-тыкрык юллар), социаль максатларда файдаланылучы (больница, мәктәп һ.б.) зоналар була.
- Нинди зоналарда нәрсә төзеп була?
- Нигездә төзелеш эшләре җирлекләрдә авыл, бистә, шәһәр территорияләрендә бара. Җир хуҗалары һәм арендаторлар капиталь төзелеш эшләрен бары тик закон кысаларында җирлекнең Генераль планына нигезләнеп һәм градостроительный регламент таләпләрен үтәп кенә алып барырга тиеш. Бу ни дигән сүз? Әгәр дә кешегә җир участогы, шәхси йорт салу максаты белән бирелгән икән, ул бу җирдә бары тик шәхси йорт һәм янкорма, каралты-куралар гына салырга тиеш.
Сәүдә объектлары, производство корылмалары салу өчен бирелә торган җирләрнең куллану төре ( вид разрешенного использования) икенче төрле була һәм андый участоклар алдан әйтеп киткәнчә, башка территориаль зоналарда урнашкан булалар. Территориаль зоналар һәр җирлекнең Генераль планында ачык күренә.
Бүгенге көндә районда 17 авыл һәм 1 шәһәр тибындагы бистә җирлекләренең Генераль планнары эшләнгән. Алар белән бергә кулланылучы «Правила землепользования и застройки территорий поселений» дигән документ та кабул ителгән. Бу документлар белән Балтач районының рәсми сайтына кереп, авыл җирлекләренең бүлекләреннән карап таныша аласыз.
- Генераль планга үзгәрешләр кертергә мөмкинме соң?
- Закон җирнең куллану категориясен һәм төрен үзгәртергә рөхсәт итә. Әмма бу үзгәртүнең закон тарафыннан куелган процедурасы бар. Һәм ул таләпләрнең берсе - һәр үзгәрешкә халык үз фикерен белдерергә тиеш.
Мәсәлән, эшмәкәр шәхси йорты янында кибет ачып җибәрергә уйлый икән, кибет бинасы астындагы җирнең куллану төрен үзгәртү өчен җирле үзидарә органнарына гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Җирле органнар үз чиратында, булачак үзгәрешләр Генераль планга карата каршы килмәгән очракта бу мөрәҗәгатьне гавами тыңлауларга (публичные слушания) куярга тиеш. Ягъни, билгеле бер көндә, билгеләнгән урында кызыксынган халык җыелып үз фикерен белдерергә тиеш: кирәкме аларга бу урында кибет, күршеләрнең, якын-тирәдә яшәүчеләрнең тынычлыгын, хокукларын бозмыймы ул объект. Халык фикереннән чыгып, җирле хакимият җирнең куллану төрен үзгәртә һәм Генераль планга үзгәрешләр кертә.
Өстәп шуны да әйтәсем килә: гавами тыңлаулар турындагы белдерүләр алда әйтеп үтелгән рәсми сайтка һәм авыл җирлекләрендә белдерү такталарына эленә. Халык игътибарлырак булсын иде: гавами тыңлауларда катнашып үз фикереңне белдерү яшәү урынында тынычлык һәм андагы комфорт өчен дип кабул итәргә кирәк.
Җир ул - халык байлыгы. Җирнең максатчан кулланышын контрольдә тоту, җир ресурсларын әрәм-шәрәм итмәү, җир белән төрле махинацияләргә юл куймау - хокук саклау органнарының эшчәнлегендәге төп бурычларның берсе. Район прокуратурасында җир турындагы законнарның үтәлеше һәрдаим күзәтү астында. Без җирле хакимиятнең халыкка җир бирү турындагы карарларын һәрдаим тикшереп торабыз. Кадастр палатасы, Росреестр оешмаларының эшчәнлегенә күзәтчелек итәбез. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җирне максатчан файдалануын һәрдаим тикшерәбез. Закон бозулар ачыкланганда штрафка тартабыз, кисәтәбез, яисә бозылган хокукларны суд аша яклыйбыз.
Озын сүзнең кыскасы, хокук саклау органнары белән җир мәсьәләләрендә проблема килеп чыкмасын дисәгез, җирләрне закон кысаларында максатчан гына файдаланыгыз!

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: