Хезмәт

Соңгы тиенне тартып алмаячаклар

Президент Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында кредитлаштыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирде.

Ул белдерүенчә, хәерчелек чигендә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтелергә тиеш. Болар — күпбалалы гаиләләр, инвалид тәрбияләүче гаиләләр һәм пенсионерлар.

Якын арада банкларга һәм коллекторларга яшәү минимумыннан түбәнрәк кереме булган гражданнарның, кредитлары күп булган микрофинанс оешмалары клиентларының бөтен керемен алып бетерү тыелачак.

— Русия Банкын һәм хокук саклау органнарын кыска гына вакыт эчендә микрокредитлау базарында тәртип урнаштыруларын, кешеләрне ялганнан, мошенниклыктан һәм намуссыз кредиторларның талавыннан аралауларын үтенәм, — диде ул.

Әлеге яңалык уңаеннан республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Олег Галин түбәндәгеләрне белдерде:
— Әлбәттә, бу - бик дөрес һәм вакытлы карар. Кешене бер тиенсез калдырырга ярамый. Ул кредитны әллә кайларга ял итәргә барыр өчен түгел, ә чарасызлыктан, гаиләсен туйдырырга, баласын укытырга акчасы җитмәгәнлектән алырга мөмкин.

Аннары, ул эшен югалтып, аны вакытында түли алмады, ди. Шулвакыт кайбер кредит оешмалары коточкыч процентлар өсти башлый. Ә суд приставлары әйберләренә арест сала, хәтта социаль түләүләр, бала акчалары күчерелгән карталардан акча ала иде.

Бу тәртипсезлеккә чик куярга кирәк иде, чөнки ишетеп торабыз: кайбер йомшаграк холыклы кешеләр, бу хәлгә түзә алмыйча, үз-үзенә кул сала, кайберләре акча табу максатында җинаять кыла. Әлеге карар җинаятьчелек дәрәҗәсен киметергә, кешеләребезне сакларга ярдәм итәчәк, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Реклама
Теги: әҗәт
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: