Хезмәт

Соӊгы вакытта Арбор авылы полиция сводкаларында еш очрый башлады

Менә шуныӊ чираттагысы: Арбор авылында яшәүче N.ныӊ язма гаризасы буенча, билгесез кешеләр аныӊ «Лада-212140» автомашинасыннан запас тәгәрмәчен, аккумуляторын һәм магнитофон панелен «юкка чыгарганнар». Әлеге факт буенча жинаять эше кузгатылган.

Самара өлкәсе әчке эшләр бүлегеннән уӊай хәбәр алынган, Балтач район эчке эшләр бүлеге тарафыннан эзләнүгә бирелгән «ВАЗ-21150» машинасы тоткарланган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып барыла.

* * *

Сәүдә әйләнешен арттыру һәм һәр мөрәҗәгать иткән кешеләрнеӊ теләкләрен үтәү максатыннан Кариле авылында урнашкан кибеттә сатучы "Боярышник" парфюмер кирәк-яракларын тиешле документларсыз сатып жибәрә. Тикшеру материаллары «Роспотребнадзор»га жибәрелгән.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: