Хезмәт

Сорауларга район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Алсу Сәяф кызы САФИНА җавап бирә

Биш сорауга – биш җавап

1. – Башлангыч чорында бик күп шау-шу уяткан, урынлы ризасызлыкларга нигез биргән пенсия белән тәэмин итүдә үзгәрешләр турындагы яңа закон гамәлгә керергә ике айлап вакыт калды. Әлеге үзгәрешләр нидән гыйбарәт?

– Иң элек шунысын әйтик, әлеге үзгәрешләр, этаплап, 2019 елның 1 гыйнвареннан башланачак. Төп үзгәреш: аның нигезендә хәзер ир-атлар пенсиягә – 65, ә хатын-кызлар 60 яшьтән чыгачак.

2. – Этаплап дигәнне гади генә ничек аңларга?

– Әйтик, 1964 елда туган хатын-кызлар 55 яше тулган көннән соң, 1959 елгы ир-атлар 60 яше тулган көннән соң тагын ярты ел эшләргә тиеш була. Аларга пенсия шул вакытта гына рәсмиләштерелә (ягъни алар 2019 һәм 2020 еллар дәвамында пенсиягә чыгачак). Ә 1965 елда туган хатын-кызлар һәм 1960 елгы ир-атлар инде 56 яшь ярым һәм 61 яшь ярымда – 2021 һәм 2022 еллар дәвамында пенсиягә китә алачак. 1966 елда туган хатын-кызлар – 58, ә 1967 елда туганнары исә 59 яшьтә, 1968 елда һәм аннан соң туган хатын-кызларыбыз инде 60 яшьтән лаеклы ялга китәчәк. Ә ир-атларда исә 1961 елда туганнар –  63; 1962 елгылар  64 яшьтә, 1963 елда һәм аннан соң туганнар фәкать 65 яшьтә генә пенсиясен рәсмиләштерә алачак. 

3. – Бездә бит әле һөнәри стажы белән бәйле рәвештә льготалы пенсиягә чыгучылар, әйтик, укытучылар, медиклар бар. Мондый үзгәреш аларга да кагыламы?

– Әйе. Аларның да мондый льготалы шартларда пенсиягә чыгу вакыты 2019 ел өчен ярты елга, 2020 елда бер ярым елга артса, 2021 елда – өч, 2022 елда – дүрт, 2023 еладан башлап, биш елга кичектерелә. Димәк, тиешле стажы тупланганнан соң, әнә шуның кадәр вакыт үткәч кенә, бу төр пенсия рәсмиләштерелә.

4. – Күп бала үстергән әниләр безнең элекке законда ташламалардан файдалана иде, яңасында ниләр каралган?

– Күп балалы әниләр пенсиягә балалар санына карап чыгачак. Әгәр дә 3 бала тудырып, аларны 8 һәм аннан күбрәк яшькәчә үстергән икән – 3 елга иртәрәк, 4 баласы булганнар – 4 елга алдан (барысы да 60 яшьтән киметелә), ә 5 бала тапкан аналар лаеклы ялга 50 яшьтән чыга алачак.

5. – Димәк, биш бала үстергән әниләр өчен пенсиягә чыгу яше үзгәрешсез калган. Тагын нинди категория кешеләргә мондый өстенлек бирелә?

– Мондый ташламадан куркыныч һәм зыянлы шартларда хезмәт куючылар файдалана алачак: әйтик, геологик тикшеренүләр, эзләнүләр алып баручылар, җир астында, кайнар цехларда эшләүчеләр, шәһәрләрдәге даими пассажир маршрутында эшләүче шоферлар, очучылар, Төньяк Себер районнарында кирәкле стажы булган, ике һәм аннан күбрәк бала тудыручы аналар, балачактан инвалид балаларны опекага алучылар һ.б. Өстенлекләр турында әйткәндә, шунысын да искәртергә кирәк, яңа законда пенсиягә вакытыннан алда чыгу дигән әйбер бар. Бу таләпкә туры килер өчен хатын-кызларның хезмәт стажы – 37, ә ир-атларның 42 ел булырга тиеш. Тик бу очракларда “коры” стаж гына саналачак. Гомуми стаждан хатын-кызларның декрет ялында булган вакыты, ир-атларның армия еллары, шулай ук уку чоры һ.б. чигерелә. Шушы таләпләр үтәлгәннән соң 37-42 ел стажы булган кешеләр яңа законда билгеләнгән вакыттан ике елдан алда пенсиягә чыгачак. Әйтик, мисалга 1968 елда һәм аннан соң туган хатын-кызлар бу очракта 58 яшьтә пенсиясен рәсмиләштерә алса, 1966 елда туган хатын-кызлар исә, 56 яшьтә лаеклы ялга китә ала. Бу төр өстенлек өчен хатын-кызларга кирәкле 37 ел дигән “коры” стаж, әгәр шушы яшьләрдән соң туплана икән, кеше шул тупланган көннән пенсиягә чыгачак. Ир-атлар өчен дә нәкъ шушы тәртип саклана.

Җавапларны газета өчен Гөлсинә ГАРИПОВА әзерләде.

Редакциядән. Бу бик тә четерекле, һәммәбезне борчый торган тема турында бер сөйләшүдә генә бөтен яклап та ачыклык кертеп бетереп булмый. Шуңа да, сездән сораулар булган очракта, без әле бу темага кире кайтырбыз. Сорауларыгызны язмача да, электрон вариантта да, телефоннан шалтыратып та әйтергә мөмкин.

Реклама
Теги: пенсия
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: