Хезмәт

Татарстанда өч айлык кызын тәрәзәдән ыргыткан хатынны 11 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр

Бетон өслеккә төшкән кыз бала җитди имгәнгән.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Тәрәзәдән өч айлык кызын ыргыткан Чистайда яшәүче 23 яшьлек хатын-кызны 11 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Бу хатынны  “Кечкенә баланы үтерергә җыену” маддәсе буенча гаепле дип тапканнар.

30 июльдә яшь хатын ире, 10 яшьлек улы һәм өч айлык кызы белән күршеләренә кунакка кергән. Бәйрәм иткәннән соң хуҗалар йокларга дип киткән, яшь хатын белән ир ачуланышкан.

Низаг аркасында кызып, яшь ана кызының әлеге ир-атка да, үзенә дә кирәкмәгәнлеген әйткән. Шуннан баланы аягыннан алып, икенче каттагы тәрәзәдән ыргыткан.

Аңына килеп, хатын урамга йөгереп чыккан. Улы күршеләрен уяткан. Бетон өслеккә төшкән кыз бала җитди җәрәхәтләр алган. Аны республика клиник балалар хастаханәсенә озатканнар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/08/174785/

Фото: pixabay.com/ru

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: