Татарстанда пандемия чорында дача амнистиясе буенча теркәүгә мөрәҗәгатьләр саны кимемәгән

Республика халкы кына гадиләштерелгән тәртиптә ешрак бакча һәм торак йортларны терки.
Коронавирус пандемиясе булуга карамастан, гражданнарның дача амнистиясе буенча төзелмәләрне теркәүгә мөрәҗәгатьләре саны кимемәде, дип сөйләде «Татар-информ» МА хәбәрчесенә ТР буенча Росреестр идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәү бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева.
«Хәзер пандемия белән бәйле рәвештә шәхси йортлар, шул исәптән бакча йортлары һәм бакча участокларында торак йортлар да ихтыяҗ зур. Кешеләр аларны тизрәк рәсмиләштерергә тырыша. Йортларда хәзер пропискада да, анда ел әйләнәсе яшәргә дә була", - дип белдерде Мөхәммәтгалиева.
Ул шулай ук үз-үзеңне изоляцияләү чорында күп функцияле үзәкләр ябылуга һәм гражданнарның хокукларын теркәү өчен документлар кабул итмәвенә карамастан, Росреестр үз эшен туктатмады, шул исәптән күчемсез милеккә хокукларны исәпкә алу һәм теркәү буенча да. Татарстан Росреестрында КФҮ (МФЦ) эше яңартылганнан соң, күчемсез милекне рәсмиләштерү өчен документлар бирү ешайды.
Идарә мәгълүматлары буенча, Татарстанда «дача амнистиясе» гамәлдә булган вакытта күчемсез милек объектларына барлыгы 750 меңнән артык хокук теркәлгән.
Росреестрның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2020 елда сату-алу килешүләренең гомуми саны, узган ел белән чагыштырганда, 20% ка арткан. 2020 елның икенче яртысында аеруча үсеш сизелә.
Тулырак мәгълүмат: ТИ
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 22:11Стартовала Декларационная кампания 2021 года. Представить декларацию 3-НДФЛ удобнее через личный кабинет!4101
-
18 гыйнвар 2021 - 21:21БӘЙРӘМНЕ КАЗАН АРТИСТЛАРЫ БИЗӘДЕ (+фото) "Фикердәш" клубында йөрүчеләр ел башыннан иң беренче искечә яңа елда очрашалар.10202
-
18 гыйнвар 2021 - 20:11Каратистларыбыз район данын яклый Каратэ буенча Йошкар-Ола шәһәре беренчелегендә призлы урыннар яулап кайттылар.10102
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
18 декабрь 2020 - 11:36Якташыбыз, танылган җырлар авторы, шагыйрь, публицист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе - Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин турында "Замандаш" тапшыруының чираттагы язмасы эшләнгән
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар19700
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар99000
-
16 гыйнвар 2021 - 21:41Алтмышны куучы сөяркә.... Уфаның бер дәваханәсенә 54 яшьлек ир китерелгән.96602
-
17 гыйнвар 2021 - 12:41Ниһаять, ИлСаф өйләнгән 15 елдан соң өйләнү: ИлСаф ни өчен хатыны белән язылышмаган булган? (ЭКСКЛЮЗИВ ФОТОЛАР)88603
-
17 гыйнвар 2021 - 18:41“Башкалардан калышасы килми” Алтын урталык махсус уйланылган план буенча түгел. Шулай килеп чыккан икән, димәк, сәбәпләре-сәбәпчеләре булган. Әлеге позицияне үзгәртергә дип тырышулары.52703
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика