Хезмәт

Үтерелгәннәр кабат терелми, яки виртуаль дөньяның агулы җимешләре

Узган атнада бер бәдбәхет адәм актыгы, өйләренә кереп, унсигез яшьлек кызны һәм аның ата-анасын – тулы бер гаиләне! – үтереп чыккан.

Имеш, ул кызга мәхәббәтен аңлатып караган да, кыз аны кире каккач, шундый җинаять ясаган. Кызның әти-әнисе дә аларның аралашуына каршы булган.

Юкка түгел, дибез хәзер, чамалаганнар, димәк, кем икәнен. Ләкин алар нинди тәмуг кисәве белән бәйләнешкәннәрен бөтенләй үк аңлап җиткермәгәннәр шул. Юкса аңа ишек ачарлар идеме… Хәер, башка сыймастай җинаятьне ничек чамалыйсың? Кичке уннар тирәсендә әлеге егерме ике яшьлек бәндәнең, куенына пычак яшереп, әлеге өйгә килүе җинаятьнең алдан ук уйлап эшләнгән гамәл икәнен күрсәтеп тора.

Әлеге хәбәрне ишеткән һәркемнең дә күңеле тетрәнгәндер, мөгаен. Ләкин җинаять корбаннарын элек күреп белгән, аралашкан кешеләргә тагын да авыр. Мин дә шулар арасында. Үтерелгән Фәридә ханымны мин яхшы белә идем. Кызы Камиләне дә сабый чакта күргәнем булды. Фәридә татар матбугатында кырык елга якын хезмәт иткән ханым. Мин белгәндә ул «Мәдәни җомга» газетасында сәркатип вазифасын башкара иде. Аңарчы «Социалистик Татарстан», «Татарстан хәбәрләре» газеталарында эшләгән. Сабыр, итагатьле ханым буларак исемдә калды.

Үзен татар матбугатына җитәкләп керткән күренекле журналист Шәех Зәбиров турындагы истәлекләрендә ул татар матбугатында эшли башлавын болай сурәтли: «1978 елның көзе. Мин, унҗиде яшьлек кыз, „Социалистик Татарстан“ газетасы редакциясенә эшкә килдем. Машинкада эшли алам, урыс мәктәбен тәмамласам да, татар телен яхшы беләм дип әйтергә була, чөнки кечкенәдән туганнарыма, Әтнәгә кайтып үстем».

Белүемчә, кызы Камилә дә чын татар тәрбиясе алып, тыйнак һәм эш сөючән булып үсте. Фәридә ханым аны шактый соңлап, кырык яшендә тапкан иде, шуңа ата-ананың барлык назына мөлдерәмә килеш тиенеп буй җиткергән кызыйның шулай япь-яшь килеш фаҗигале рәвештә һәлак булуы… юк, сүз табып булмый моңа.

Әлеге кешелексез җинаятьне кылучы Рөстәм Мөхәммәдуллин кем ул? Нишләп ул мондый коточкыч җинаятькә барган? Тикшерүчеләр, әлбәттә, җеп очын табарлар, җинаятьче дә лаеклы җәзасын алыр. Ләкин төп сорау калыр: өч кешенең җанын кыю өчен кем, нәрсә булырга кирәк?

Мин инде милли тәрбия турында, безнең гореф-гадәтләр, өлкәннәрне олылау, кечеләрне санлау кебек нәрсәләр турында фәлән-фәсмәтән дип сүз озайтып тормыйм. Аның ише кешене тотнаклы итә торган тормоз, күренеп тора, бу бәндәгә көйләнмәгән, бу чып-чын хәзерге цивилизациянең продукты.

Бәлки ул гаиләсендә «дөньяның кендеге» булып үстерелгәндер…

Ниндидер теләге үтәлмәсә яисә кемдер аңа каршы төшсә, кулга корал алып проблеманы хәл итү ышанычы, әлеге кемсәнең психикасы сау булуына да шик уята. АКШта әнә мәктәпкә корал алып килеп, сабакташларын күпләп үтергән яшүсмерләр турында әледән әле ишетеп торабыз. Минемчә, бу яңа төр җинаятьчеләр — виртуаль дөньяны чынбарлык белән бутаучы буынның вәкилләре. Компьютер уеннары бүген бөтен дөньяны яулап алды. Балалар, яшүсмерләр, капланып, дөньяларын оныткан әлеге уеннарның күбесендә сугыш, үтереш, туктаусыз кан кою. Ләкин ул уеннарда үтерелгәннәр кабат терелә, янә уен дәвам итә. Виртуаль дөньяда кеше гомере бер тиен дә тормый. Ләкин тормыш уен түгел. Кеше җанын кыясың икән, иң каты җәзаны да алырга тиешсең. Психикасы авышкан дигән сылтау була алмый.

Әлбәттә, минем уйлануларым фараз-гоманлау гына. Җан кыючылар һәр заманда да булган. Ләкин виртуаль дөньядагы киртә сикерүләрнең реаль тормышка да йогынты ясавын күреп торабыз. 

Тулырак: ТИ

Фото: Энҗе Габдуллина

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: