Хезмәт

«Тыелган алма» тәмледер…

Спайсны икенче төрле синтетик наркотик, тарта торган катнашма дип атыйлар. Аны үлән белән химик матдәләрне кушып ясыйлар. Тәэсир көче марихуананыкы белән бер. Спайсны тәүге тапкыр Европа илләрендә, ислемай дигән булып, 2004 елдан интернет-кибет аша сата башлаганнар.

Спайс Европадан Россиягә дә җәһәт кенә күпер салды. Роспотребнадзор кушуы буенча Россия медицина фәннәре академиясенең туклану институты спайска экспертиза ясап, психоактив матдәләр барлыгын ачыклады. Нәтиҗә буларак, 2009 елның 31 декабрендә составына «шалфей предсказатель», «гавайская роза» һәм «голубой лотос» үсемлекләре кергән тарта торган катнашмаларны тыелган наркотик матдәләргә тиңләгәннәр.
Спайсны Россиядә, Америкада һәм күп кенә Европа берлеге илләрендә тыйдылар. Әмма котылу сөенече озакка сузылмады. Тыелган «алма» быел көз башында кабат тамыр җибәрде Россия җиренә. Тыелган әйберне сатучы һәрвакыт табыла инде ул. Әйтик, шушы көннәрдә генә безнең белән чиктәш төбәкләр - Чувашия белән Башкортстанда яшәүче берничә кешедә бик күп тарта торган катнашма тапканнар. Тәмле конфетлары белән дан тоткан Чабаксарда да 80 кеше спайс тартып агуланган, берсе хәтта җан тәслим кылган.
Башкортстанның дәүләт наркоконтроле матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, республикада 29 сентябрьдән 7 октябрьгә 47 кеше спайс тартып агуланган. Җитмәсә, шуларның икесе - балигълык яшенә дә җитмәгән балалар!
Күршеләребез Кировта биш кешене теге дөньяга алып киткән, шуның 2се Уржум районыннан. Шул ук районда тагын 6 кеше, Малмыж районында 2 кеше агуланып хастаханәдә ята.
Атна башында Наркотикларга каршы дәүләт комитеты утырышында Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәт директоры Виктор Иванов хәбәр иткәнчә, Россиядә 25 кеше спайс тартып «мәрхүмнәр» сафына күчкән, 700 кеше агуланган. Тарта торган катнашмалар Россиягә Көньяк-Көнчыгыш Азиядән кертелгән дигән фараз бар. Әмма шунысы хикмәт - үлем-китем очракларына китергән наркотик тыелганнар исемлегендә юк, ягъни аны теләсә кем - син дә, мин дә сатып алырга мөмкин. Дәүләт Думасы да бу уңайдан бик тиз сискәнеп, Россиядә тарта торган синтетик катнашмалар әйләнешен тыя торган закон проектын әзерләү белән мәшгуль. Баксаң, спайсның формуласын гел үзгәртеп торалар, шуңа да һәр яңа формуланы тыелганнар исемлегенә кертү өчен шактый вакыт кирәк икән.
Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте белгече Евгения Дубровная хәбәр итүенчә, республикада дүрт ел эчендә 80нән артык синтетик наркотик ачыкланып, барысы да тыелган. Быел гына да синтетик наркотик таратучыларга карата 400 җинаять эше кузгатылган.
Үлем китерүче афәт
Спайс тарту, беренче чиратта, психикага зыянлы. Аны еш кулланганда, галлюцинацияләр барлыкка килә, ягъни күз алдында хәшәрәтләр йөгерешә, кешенең тәгәрмәч астына яки тәрәзәдән ташланасы килә. Шулай ук укшыта, коточкыч курку барлыкка килә. Психика гына түгел, үпкә, бавыр кебек органнар да әкренләп сафтан чыга. Ә менә иң зур һөҗүмне спайс баш миенә ясый. Баш миендәге капиллярлар, агуны «үзәк»кә үткәрмәс өчен, кинәт йомарлана. Нәтиҗәдә, баш миенә кислород үтеп керми. Шушы күренеш аркасында кеше үзен гамьсез итеп хис итә башлый. Әмма берничә мизгеллек рәхәтлек өчен сәламәтлек белән түлисе була бит... Спайс тарткан хатын-кызлар бала таба алмаска мөмкин, ирләрнең потенциясе кими... Кыскасы, кеше «яшелчә»гә әйләнә. Әмма иң куркынычы - спайс тартып караган кешенең тагын да җитдирәк наркотикларга аппетиты ачыла.
Республикада шушы елның 13нче октябреннән башланган «Наркотикларсыз тормыш» дигән акция бара. Бер ай - 13 ноябрьгә кадәр шушы акция кысаларында кайнар телефон элемтәләре эшли. Наркотиклар сатуга, куллануга, гомумән, аларга бәйле очракларга тап булсагыз, тәүлек буе эшли торган 2-43-46 (район эчке эшләр бүлеге) һәм иртәнге 8дән кичке 8 сәгатькә кадәр 2-43-80 (прокурор урынбасары), 2-62-44 (прокурор) телефоннарына шалтырата аласыз. Язмача хәбәрләр өчен эчке эшләр бүлеге һәм прокуратура биналарында «Ышаныч ящиклары» бар.
Фото: http://school21.iptv.by/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: