Хезмәт

Тыныч Балтачта аяныч хәл

Узган елның ноябрендә Балтачтагы "Рамил" кибетенең сатучысына һөҗүм итәләр.

Полиция җинаятьчеләрне берничә сәгать эчендә тәгаен ачыклый. Әлеге бәндәләрне ерак Әлмәт каласында эләктереп, җинаять кылган төбәгенә кайтару өчен ике тәүлек вакыт җитә.
Кан эчендәге кибетче
Казан юлы буенда урнашкан әлеге кибетнең тышкы тимер ишеге, гадәттә, эш сәгатьләрендә ябылмый. 8 ноябрь кичендә исә Балтачта яшәүче Гөлнара ханым кибеткә ике кат ишекне дә ачып керә. Сәер тынлык каршы ала аны. Суыткыч янындагы идәндә утыручы сатучы ханым көч-хәл белән: "Чәнчеделәр... таладылар... полиция чакыр!" - дип пышылдый.
Тиз арада килеп җиткән ведомстводан тыш сак полициясе зарар күрүчедән җинаятьченең кем икәнен әйттерергә өлгерми, иң кызганычы, табиблар 53 яшьлек Асия ханымның гомерен саклап кала алмый. Беренче карашка алай ук хәтәр булып күренмәгән сул ботындагы ике җәрәхәттән күп кан югалту аркасында хастаханәдә җан бирә ул.
Оператив-тикшерү төркеме җи¬наять урынындагы эзләр һәм башка дәлилләрне җентекләп туплый. Ачкыч булырдай мәгълүматлар исә шул тирәдә яшәүчеләрне сораштыргач табыла башлый. Кибеткә каршы якта яшәүче бер ир хәрбиләр кия торган чуар курткалы (камуфляж) ир һәм хатын-кызны күрүен әйтә. Татар төбәгендә русча сөйләшүләре белән җәлеп итә алар игътибарны. Икенче бер ир-ат килеш-килбәте буенча шундый булган ике кешенең кем икәнен әйтеп үк бирә. Чөнки кибет тирәсендә ул сеңлесе Диләрә Садыйкова һәм аның соңгы вакытта бергә яши торган ире Илнур Абдуллинны очраткан була.
Балтачта яманатлары чыккан әлеге ике адәмнән шикләнердәй сәбәпләр җитәрлек. 25 яшьлек гүзәл җенес эчкечелектән дәваланып, күптән түгел генә Чаллыдагы тернәкләндерү үзәгеннән кайткан була. Ләкин һаман да эшкә урнашмыйча, эчеп йөрүен дәвам итә. Аның 1982 елгы сөйгәне исә бөтенләй өметсезләр рәтендә. Эчкән чакта ул теләсә нинди ерткычлыкка сәләтле аяусыз явыз буларак билгеле. 2001 елда күрше Киров өлкәсендә кеше үтергән, талаган һ.б. усаллыклар кылган өчен Нократ Аланы шәһәр суды 12 ел ярымга утырта аны. Аннан кайткач, Илнур Балтачта машина урлап тотыла, анысында исә шартлы хөкем белән котыла.
Берәр сәгатьтән, ягъни 17 сәгать 22 минутта оперативниклар "Рамил" кибете янына "Такси-Лада" оешмасыннан машина чакыртылуын ачык¬лый. Такси йөртүче, янында төрмәче утырганга, барысын да ачып бирә алмый, үзенең Казанда икәнен һәм Компрессорлар заводына кадәр бары тик бер кызны китерүен генә әйтә. Әмма Балтачка кайткач, барысын да сөйләп бирә. Әлеге парның кибеттәге хәлләргә катнашы булуы тәгаен ачыклана.
Илнур белән Диләрә турындагы мәгълүмат республиканың барлык шәһәр һәм районнарына җибәрелә. Кәрәзле элемтә челтәре операторы аша кай якларда булулары да чамалана. Әйтик, Альбина телефоныннан Лаештан Әлмәткә шалтыратулары ачыклана һәм элегрәк шул калада яшәгән кызның апасы белән хәбәрләшүе, димәк ки, шунда юл алуы фаразлана. Чыннан да, туганнары фатирында да, Илнурның төрмәдәш дусты янында да була яшьләр. Әмма оперативникларның эзәрлекләү мөмкинлеген белгәнгә, бер җирдә дә озак тоткарланмыйлар. Шул сәбәпле, үкчәләренә басып килүче полициядән котыла баралар. Әмма 10 ноябрьдә, иртәнге якта Әлмәттә эләктерәләр үзләрен.
Эчеп йөри торгач, акчалары беткән һәм арып-талып төшенкелеккә бирелә башлаган әлеге пар качып китәргә, полициягә каршылык күрсәтергә омтылыш ясамый. Илнур Абдуллин, гаебен танып күрсәтмә дә бирә. Бары тик мәгънәсез явызлыгының сәбәбен һәм максатын гына аңлатып бирә алмый, үтерергә теләмәдем дип аклана. Аның сөйгән ярыннан исә шаһит буларак сорау алына.
Шомлы шимбә
Әлеге вакыйга ничек була соң?.. Октябрь азагында лаякыл исерек килеш тәртип бозганы өчен 10 тәүлеккә ябалар Илнурны. 8 ноябрь көнне ерткычны читлектән чыгаралар. Әлбәттә ки, иреккә тәүбә итеп, акылга утырып чыкмый ул.
И.Абдуллин үзе кебек үк хәмергә хирыс 1966 елгы Анатолий Петров өендә яши. Район үзәгендәге ошбу йортны сәрхушләрнең җыелып эчү урыны дияргә дә мөмкин. Ун көн буе "зиндан"да утырып, "сусап" беткән ир-ат эчке эшләр бүлегеннән чыгу белән кибеткә кереп бер ярты ала. А.Петров йортында хуҗа гына түгел, тагын бер айнымас татар хатыны һәм сөйгәне каршы ала аны. 2-3 сәгать эчендә өч шешә бушаталар. Исерүләре җиткәч, парлы сәрхушләр, саф һавага чыгып, кибет ягына юнәлә. Урамда да коньяк йоткалап йөриләр. Инде әйтелгәнчә, Диләрәнең абыйсы Илнурны очратып берничә сүз алмашып алалар. Ике Илнур арасындагы мөнәсәбәтләр әйбәттән түгел. Чөнки абый кеше сеңлесенең әлеге эшсез эчкече белән аралашуына каршы. Әти-әниләре үлгән, әби-бабалары һәм тагын бер сеңелләре белән яши Илнур һәм Диләрә. 2014 елда Сабан туенда шушы адәм белән танышканнан соң исә Диләрә өйгә кайтмый, чөнки сөйгәне белән А.Петров йортында куна башлый. И.Абдуллин әйтүенчә, бергә яшиләр, бергә эчәләр яшьләр. Илнурның ара-тирә вакытлы эшләргә йөрүен исәпләмәгәндә, беркайда да эшләмиләр.
Илнур Абдуллин "Рамил" кибетенә Диләрә шул тирәдәге әби-бабасы йортына киткәч барып керә. Сөйләвенә караганда, сатучыга суыткычны күчереп куярга ярдәм итә, әҗәткә бер шешә аракы сорый. "Син болай да лаякыл инде", дип гозере кире кагылгач, пычакка ябыша, ялгыз хатынның аягына ике тапкыр кадый. Таныш кешедән мондый һөҗүмне көтмәгән сатучы "үзеңә кирәкне ал да, чыгып кит!" дип кычкыра. Бер шешә аракы гына түгел, кассадагы бар булган 9 мең сумнан артык акчаны да җыеп чыга теге бәндә. Үткән-сүткәннәр кибет ябык дип уйласын өчен тимер ишекне ябып куя ул.
Җинаятенә күрә җәзасы
Дәүләт гаепләүчесе, район прокуро¬ры урынбасары Фәрит Шәрифуллин 1982 елгы И.Г.Абдуллинның шартлы хөкеме дә булуын исәпкә алып, аңа 14 еллык кырыс режимлы колония билгеләүне сорады. Хөкемдар исә әлеге срокны бер генә елга киметеп хөкем чыгарды. Инде моңарчы да дүрт тапкыр хөкем ителеп, барлыгы 25 ел гомерен тимер читлектә уздырган ир-егет 45 яшендә генә иреккә чыгачак, димәк.
Чыганак: http://matbugat.ru/

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: