Хезмәт

Төзелеш чокыры бала гомерен өзә язды

Малайны дәваханәгә салганнар, аңа стационар шартларында медицина ярдәме күрсәтелә.

Миякә районында 9 яшьлек бала уратып алынмаган төзелеш чокырына төшеп киткән. Әлеге вакытта ул реанимациядә ята.

“Башкортостан” телерадиокомпаниясе хокук саклау органнарына сылтама белән хәбәр итүенчә, 28 майда Кыргыз-Миякә авылында малай велосипедта йөргән һәм төзелеш эшләре барган чокырга төшеп киткән, шуның аркасында тән җәрәхәтләре алган.

Малайны дәваханәгә салганнар, аңа стационар шартларында медицина ярдәме күрсәтелә. Реанимациядәге баланы Уфа дәваханәсенә күчерү мәсьәләсе хәл ителә.

Тикшерүчеләр вакыйга урынын тикшерә, шаһитлардан сорашалар, килеп туган хәлнең барлык сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Фото:movp.ru

Реклама

Автор: Юлия Төхбәтуллина

https://kiziltan.rbsmi.ru

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: