Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

"Түзәр хәлем калмады, көн саен төшемә керә" - Солдат үлемендә кем гаепле?

...Илдарның әти-әнисе үзләре исән чакта һич тынмаячак хәсрәт утында яна.

Хәрби хезмәткә Уфа районыннан чакырылган 21 яшьлек Илдар Сираҗиевның үле гәүдәсен Свердловск өлкәсендә урнашкан хәрби часть полигонында табып алалар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, аның гомере өзелүгә бер сержант гаепле. Фаҗига узган елның 24 июлендә булган. Кораллы Көчләрнең рәсми версиясе буенча, Илдар өйрәнүләр узган кыр лагеренда аңын югалткан, аны Югары Пышма шәһәре дәваханәсенә илткәннәр, әмма коткарып кала алмаганнар.   Экспертиза документларыннан күренгәнчә, Илдар хезмәттәшләре белән Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәре территориясендә урнашкан «Кызыл Адуй» полигонында була. Хәрбиләр анда элемтә техникасын урнаштыра, аны электр тогы чыганакларына тоташтыралар. Бу эшләр узган елның 8 июленнән 25 июльгә кадәр башкарыла. Экспертиза язмаларыннан күренгәнчә, 24ендә Илдар, "төзек булмаган техника ("Урал» штабы машинасы) аша техник электр тогына сугылган, бу аның үлеме сәбәпчесе булган".   Шул ук экспертиза дистәгә якын офицерның җинаятькә катнашлыгы барлыгын ачыклаган. Әмма хәрби суд аларга гаеп белдермәгән, бары тик аны бер сержантка өйгән.   Мәрхүм Илдарның әнисе сүзләренә караганда, ул сержант белән сөйләшкән, ул аңа, адвокатны яллап, үз хокуклары өчен көрәшәчәген белдергән.   ...Илдарның әти-әнисе үзләре исән чакта һич тынмаячак хәсрәт утында яна. Әтисе: "Түзәр хәлем калмады, көн саен Илдар төшемә керә", - ди. Аллаһ аларга сабырлык бирсен! Кызыл таң Фото: https://ufa1.ru/   Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28149

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия