Хезмәт

Уфада яшәүче ир 10 яшьлек кызны көчләгән

Уфаның полиция хезмәткәрләре 10 яшьлек кызны көчләгән ирне тотты.

Благовещен шәһәрендә яшәүче 33 яшьлек ир урлашу өчен берничә тапкыр төрмәдә утырып чыккан булган инде. Иреккә чыкканнан соң ул Уфада яшәгән.

5 июльдә Уфаның Инорс бистәсендә яшәүче хатын полиция хезмәткәрләренә таныш булмаган бер ирнең аның кызын велосипедка утыртып алып китеп көчләгәнен әйтә.

Полиция хезмәткәрләре тикшеренү үткәргәннән соң, бу хәбәрнең дөрес булуы ачыкланды, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: