Хезмәт

Угрылар ялгыз карчыкны төп башына утырта язган

Казанда гомер кичерүче 87 яшьлек Зәйтүнә Хәмзина хәзер 300 мең сумнан артык акчасын кайтарып бирүләрен көтә.

Теләчедә яшәүче Габделхаковлар гаиләсе ялгыз карчыкны үзләренә алып, картлык көнендә тәрбияләп торырга ышандыра. Шул сүзләргә ышанган Зәйтүнә әби фатирын аларга калдыру турында васыять та яза, ай саен пенсия акчасын да биреп бара. Алай гына да түгел, әби-карчык сакларга салган 400 мең сумын да Габделхаковларга чыгарып бирә. Тегеләре ул акчага кредит бурычын каплый.

Әмма әбигә караш кына бик яхшы булмый. Шул сәбәпле Зәйтүнә әби өч айдан кире Казанга кайтып китәргә мәҗбүр була, дип хәбәр итә Интертат.ру.
Фото: факты

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: