Хезмәт

Угрылар күршеләр

Ульян өлкәсе угрыларын бер миллион сумннан артык бәядә орлык урлаганнары өчен республикабызда хөкемгә тарталар.

Биш кешедән торган төркем 13 май төнендә Чүпрәле районы агрофирмасыныӊ орлык саклау урынына һөҗүм оештыралар. Каравылчыны бәйләп йозакны ваталар һәм элита сортлы 1 миллион 300 меӊ сумлык орлыкны төяп юкка чыгалар. Әмма иректә тиз йөри алмыйлар, кулга алыналар. Ике 45 яшьлек, бер 25 яшьлек һәм ике 23 яшьлек караклар үз гамәлләре өчен закон каршында җавап бирәчәкләр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: