Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«Ватык күзлек өчен акча сорыйлар»

Күңелсез хәлгә тарыганда Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге хезмәткәрләре белән киңәшләшергә тәкъдим итәбез.

— Күзлек сатып алган идек. Өйгә кайткач, бер пыяласы төште. Күзлекнең гарантиясе бар, чеклары да саклана. Тик сатучы аны кире кабул итеп алырга теләмәде. Бераз бәхәсләшкәннән соң, күзлекне кире бирдек. Әмма пыяласын куйганга бездән 1500 сум акча алдылар. Алар хаклымы? Безгә бу очракта нишләргә иде?

Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау бүлегеннән:

— Россия Хөкүмәтенең № 55 карары нигезендә, кире кайтарып һәм алыштырып булмый торган тауарлар исемлеге билгеләнгән. Моңа сәламәтлек өчен приборлар, медицина, гигиена кирәк-яраклары һәм башкалар, шул исәптән күзлекләр дә керә. Әмма монда сыйфатлы күзлекләр турында сүз бара.

Әгәр күзлектә җитешсезлек ачыкланган икән, сезнең очракта бер пыяласы төшкән, бу сыйфатсыз тауар дигән сүз. Андый очракта, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 18 маддәсе нигезендә, кулланучы язмача шикаять әзерләргә тиеш. Кибеттән ул шул ук модельдәге күзлеккә алмаштыруны таләп итәргә, сатып алу бәясен киметтерергә, тауарның җитешсезлекләрен төзәттерүне яки кулланучы башка җирдә ремонт ясаттырган булса, шул чыгымны каплауны таләп итәргә хаклы.

Шулай ук сату-алу килешүеннән баш тартырга һәм тауар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә дә була. Язмача шикаять нигезендә, тауарны тикшерергә, аны кулланучы үзе ватмаганын ачыкларга тиешләр. Әгәр сатучы таләпләрне үтәүдән баш тартса, судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Сезнең очракта 1500 сумны, мөгаен, күзлекне төзәтеп биргән өчен сораганнардыр. Хәзер күзлектә җитешсезлекләр булганны дәлилләү авыррак. Чөнки инде үзгәрешләр кертелгән. Акчасы да түләнгән. Шундый хәлгә тарыганда, ашыкмаска, Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге хезмәткәрләре белән киңәшләшергә тәкъдим итәм.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев